Дәүләт Советында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

2025 елның 18 апреле, җомга, 15:54

Бүген Дәүләт Советында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Дәүләт Советы Аппараты тарафыннан Татарстан Республикасы Милли музее, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты, Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы һәм «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ белән берлектә әзерләнгән күргәзмә өч экспозициядән тора: «Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР Верховный Советы», «Татарстан Геройлары урамнары» һәм «Җиңүгә юл». Уникаль экспонатлар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары, Дәүләт Советының тугызынчы утырышына чакырылган тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре танышты. 

«Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР Верховный Советы» экспозициясендә 1941-1945 елларда парламент эшчәнлеге турында сөйләүче  документлар һәм фотоматериаллар тупланган. Күргәзмәне оештыручылар әйтүенчә, Верховный Советның беренче чакырылышы республика парламенты тарихында иң озыны булган, чөнки 1942 елда узарга тиешле сайлаулар гамәлдән чыгарылган, ә Верховный Советның икенче чакырылышы 1947 елда гына сайланган.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан Веховный Советының 44 депутаты фронтка китә, шуларның 14е әйләнеп кайтмый, аларның җидесе сугыш хәрәкәтләренең беренче елында ук һәлак була. Верховный Советның 28 депутаты дәүләт бүләкләренә лаек була. Тылда эшләүчеләр ил оборонасын оештыру, сәнәгатьне хәрби рәвешкә үзгәртеп кору, халыкны азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән тәэмин итү системасын оештыру, хәрби мобилизация белән шөгыльләнгәннәр. Һәр депутат, үз эш урынында, Бөек Җиңүне якынайтуга өлеш кертә.

ТАССР Верховный Советының даими эшләүче Президиумына кергән парламентарийлар ул кырыс елларда мобилизация, оештыру һәм агитация эшләре белән шөгыльләнәләр, Кызыл Армия сугышчыларына һәм командирларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр, фронтка йөкләр озаталар.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән документлар арасында беркетмәләр, киңәшмәләрнең стенограммалары, хисаплар, ТАССР Верховный Советы депутатларының фронттан килгән хатлары, фронтовикларның гаиләләренә, инвалидларга матди ярдәм күрсәтү турында гаризалар, фронтовик депутатлар турында мәгълүмат бар.

Күргәзмәдә шулай ук Верховный Совет Президиумы әгъзаларының фронтка сәфәрләре, кызылармеецлар белән очрашулары вакытындагы фотолары да бар.

«Газпром межрегионгаз Казан» АҖ «Хәтер янәшәдә» партия проекты буенча әзерләгән «Татарстан геройлары урамнары» экспозициясе ватандашлар – Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында урамнарга исемнәре бирелгән Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйли. Стендта чагылдырылган һәр исем артында чын батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек тарихы тора.

«Безнең проект – ул хәтер билгесе, күп буыннарны тоташтыручы тере җеп, – дип сөйләде Дәүләт Советы депутаты, «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Айдар Таһиров, – проект рухи көч һәм Ватанга тугрылыкның безнең мәңгелек кыйммәтләребез булуын искә төшерә». 

«Җиңүгә юл» дип аталган экспозициядә яшь рәссамнарның һәм Н.И. Фешин исемендәге  Казан сәнгать училищесын тәмамлаучыларның картиналары тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне ачу тантанасында кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде. Ул катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР Верховный Советының закон чыгару эшчәнлеге туктатылып торуын билгеләп үтте: депутатлар утырышларга ике тапкыр – 1943 һәм 1944 елларда җыелганнар. Фикер алышуга хәрби дәүләт бюджеты, җирле чимал һәм калдыклардан киң куллану товарлары һәм азык-төлек җитештерүне үстерү, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре чыгарылган. Бөтен көчләр фронтка ярдәм итү өчен тупланган.

Юрий Камалтынов күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International