Фәрит Мөхәммәтшин «Созвездие – Йолдызлык» фестивале лауреатларын һәм җиңүчеләрен котлады

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе, 21:50

Бүген Казанда, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» 25 нче республика яшьләр фестиваленең гала-концерты булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән йомгаклау гала-концертында катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм җиңүчеләргә гран-при тапшырды. «Вокал» номинациясендә кубокны Буадан Камил Вәлиев алды, ә «Хореография» номинациясендә – Әлмәттән «Кристалл» заманча бию студиясе.

"Фестивальгә инде 25 ел, бу еллар дәвамында проект республика җитәкчелеге, мәктәпләр һәм педагогик коллективлар, шулай ук ата-аналар тарафыннан хуплана, - дип басым ясады  Фәрит Мөхәммәтшин, залдагыларга мөрәҗәгать итеп. – Мин бу чарада катнашуым белән  чиксез горурланам һәм рәхмәтлемен».

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген Россия Федерациясенең терәк регионы, анда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. «Талантлы яшьләр, бүген бу зур сәхнәдә чыгыш ясаган балалар ярдәмендә без республикабызның матур киләчәгенә ышана алабыз", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин барлык иҗат коллективларына, профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга, фестивальне оештыручыларга яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә, республикада яшәүче һәр милләтнең гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Үсеп килүче буынга бәхет һәм сәламәтлек телисем килә, шулай ук күп еллар дәвамында бөтен республикадан балаларны һәм иҗат коллективларын берләштергән матур чара өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның фестиваль хәрәкәтендә катнашучыларны сәламләвен ирештерде. "Бу иҗат һәм илһам бәйрәме чирек гасыр инде бөтен республикадан сәләтле балаларның һәм яшьләрнең талантларын ачуга ярдәм итә. Ул якты, максатчан яшь артистларны берләштерә, алар өчен бу сәхнә  сәнгать дөньясында юл күрсәтүче йолдыз булып тора. Фестивальдә 1,5 миллионга якын яшь кеше катнашкан, аларның дистәләгәне республиканың гына түгел, бөтен илнең горурлыгы – дип билгеләп үтә Рөстәм Миңнеханов.  –  Фестивальнең күпкырлы эшчәнлеге Татарстан үсешенә, мәдәни күптөрлелекне һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертә. Фестиваль хәрәкәтенең югары казанышлары аңа республиканың уникаль бренды булу мөмкинлек бирде".

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин педагогларга, балаларның талантын ачуга тугры хезмәт иткән остазларга, Татарстан Республикасының лаеклы мәдәният вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча «Созвездие - Йолдызлык» республика үзәге директоры Дмитрий Туманов «Дуслык» орденына лаек булды.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова фестивальдә катнашучыларны сәламләп, иҗат коллективларына һәм педагогларга иҗат, талант һәм патриотизм өчен рәхмәт белдерде.

Ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале заманча эстрада сәнгате өлкәсендә республика масштабындагы зур фестиваль хәрәкәте булып тора.

Быел юбилей фестивалендә катнашу өчен 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 50 мең катнашучы гариза биргән, шуларның 17 меңе ярымфиналга үтә алган, 10 зона этабында 2,5 мең иҗади номер тәкъдим ителгән. Суперфиналга республиканың 45 районыннан 5,5 меңнән артык талантлы яшьләр җыелган. Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International