Фәрит Мөхәммәтшин Заур Әскәндеров белән очрашты

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе, 18:11

Бүген «Россия - Ислам дөньясы: КазанФорум-2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дагыстан Республикасы Халык Җыены Рәисе Заур Әскәндеров белән очрашу уздырды. Парламентарийлар Татарстан һәм Дагыстан хезмәттәшлеген алга таба үстерү, шул исәптән парламентара элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аерым алганда, бүген билгеле булганча, Татарстан Дәүләт Советы һәм Дагыстан Халык Җыены арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырыла. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, парламентара килешү проекты эш тәртибендә әзерләнгән, һәм Дагыстан коллегаларына аны имзалау форматын һәм срокларын уйларга тәкъдим итте.

"Килешү парламентара элемтәләрне киңәйтергә генә түгел, ә безнең республикалар арасында ведомствоара мөнәсәбәтләр урнаштырырга да мөмкинлек бирәчәк", - дип саный Заур Әскәндеров.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда республикалар арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде, ул хәзерге вакытта уңышлы гамәлгә ашырыла.

Күптәнге тамырлары һәм ныклы традицияләре булган күпмилләтле республикаларның гуманитар элемтәләре дә актив үсә. Дагыстанда «Туган Тел» татар мәдәнияте иҗтимагый оешмасы, татарларның милли мәдәни автономиясе эшли. Татарстан территориясендә Дагыстан халыкларының 2 меңнән артык вәкиле яши: аварлар, лезгиннар, табасараннар, даргинлылар, рутуллылар, цахурлар, кумыклар, нагайлар. «Дагыстан халыклары мозаикасы» этномәдәни фестивале Татарстанның визит карточкасына әйләнде.  

Заур Әскәндеров Казанга эш визиты белән килде, анда ул «Россия - Ислам дөньясы: КазанФорум-2025»ХVI Халыкара икътисадый форумы эшендә катнаша. Ул форумда Дагыстан делегациясен җитәкли. Дагыстан Республикасы Халык Җыены башлыгы форумны оештыруны һәм биредә чит илләр һәм Россия регионнары белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен тәкъдим ителгән мөмкинлекләрне югары бәяләде.

Очрашуда шулай ук Дагыстан Республикасы ягыннан – төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Бәхтияр Уллаев, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Джамбулат Салавов, Эшкуарлык һәм инвестицияләр агентлыгы җитәкчесе Хаҗимурад Исрапилов, Татарстан Республикасы ягыннан – Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International