Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургның 322 еллыгы уңаеннан тантаналы чараларда катнашты

2025 елның 27 мае, сишәмбе, 13:11

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген эш сәфәре белән Санкт-Петербургта, анда Төньяк башкаланың Закон чыгару Җыелышы рәисе Александр Бельский чакыруы буенча шәһәр нигезләнүгә 322 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнаша. Республика парламенты башлыгының эш сәфәре 2023 елда имзаланган парламентара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында тормышка ашты.

1703 елның 27 маенда Заячий утравында Петропавловск кирмәненә нигез салына. Бу дата Санкт‑Петербургның туган көне дип санала. Тантаналы чаралар иртә таңнан сенат мәйданындагы Петр Первый һәйкәленә (шәһәргә нигез салучыга) чәчәкләр салудан башланды. Тантанада РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Президентының Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Гуцан, Санкт‑Петербург губернаторы Александр Беглов, закон чыгару Җыелышы рәисе Александр Бельский, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе сенаторлары, Санкт‑Петербург Закон чыгару Җыелышы депутатлары, Санкт‑Петербургның мактаулы гражданнары, Башкарма, хокук саклау һәм суд органнары, дини конфессияләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Бүген Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыелышы эшли торган Мариинский сараенда «Санкт-Петербургның Мактаулы гражданины»  исемен тапшыру тантанасы һәм Санкт-Петербургның 322 еллыгына багышланган тамаша булды. Республика җитәкчелеге, Татарстан парламенты исеменнән кунакларны һәм чарада катнашучыларны шәһәр көне белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

"Өч гасырдан артык тарихы булган шәһәр, искиткеч мәдәни традицияләре, фәнни һәм мәгарифтәге үсешләре белән дан тота. Бөтен ил белән бергә Санкт-Петербург та Россия империясенең башкаласы буларак формалашуның катлаулы юлын үтә, революция вакытындагы тетрәнүләр, камалышта калу, сугыштан соң шәһәрне торгызуда булган кыенлыкларны лаеклы рәвештә җиңеп чыгып, Яңа Россия дәүләтчелеген формалаштыруда зур роль уйный, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Һәм бүген Төньяк башкала Россия Федерациясе картасында аерым урын алып тора. Ныклы сәнәгать потенциалы, фән һәм мәгарифтәге үсешләре, актив иҗтимагый-сәяси тормыш алып бару бәрабәренә үсешкә ирешә, ә   тарихи һәм мәдәни могҗизага тиң истәлекле урыннарын бөтен дөнья таный».

Республика парламенты башлыгы Санкт-Петербург парламентарийларының ролен аерым билгеләп үтте. «Үткән елларның иң яхшы традицияләрен саклап, закон чыгару җыелышының депутатлар корпусы шәһәрнең чәчәк атуына, Петербурглыларның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән киң социаль-икътисадый үзгәртеп коруларның заманча законнар базасын үстерүдә сизелерлек роль уйнады", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан һәм Санкт-Петербург парламентлары арасында ныклы дустанә элемтәләр урнаша. Хезмәттәшлек турында беренче килешү 2010 елның июнендә үк имзаланган иде, ә 2023 елның декабрендә, документ яжартыла, яңа килешүгә кул куела, шуннан бирле ике төбәк парламентарийлары арасында ике яклы визитлар булды. Фәрит Мөхәммәтшинның Санкт-Петербургка бүгенге сәфәре шулай ук парламентара хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында уза. Традиция буенча сәүдә-икътисадый гына түгел, гуманитар элемтәләр дә ныгый.

"Санкт – Петербург-Хезмәт даны һәм югары мәдәният шәһәре, төрле халык һәм милләт вәкилләрен берләштергән шәһәр. - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда. - Татарстан белән Санкт-Петербургны күптәнге дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли, безнең закон чыгару органнары арасында парламентара килешү имзаланды, без тәҗрибә уртаклашабыз, уртак чаралар үткәрәбез, бер-беребездән өйрәнәбез. Биредә камалыштагы Ленинградта яшәүчеләрне, Җиңү өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне хөрмәтләүләрен дәвам итүләре игътибарга лаек, Ленинград сугыш елларында безнең зур илебезнең күп кенә төбәкләре ярдәме белән сакланып калды, дип әйтергә кирәк".

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулган елны Санкт-Петербург белән Татарстанны бәйләүче тарихи вакыйгалар яңа баскычка күтәрелде.   Нәкъ менә Татарстан сугыш елларында камалыштагы Ленинград балаларын үзендә сыендырган. Республикага бик күп ленинград халкы  эвакуацияләнгән, Төньяк башкаладан Казанга зур предприятиеләр күчерелә. Санкт-Петербургның Мактаулы гражданины исеменә Бөек Ватан сугышы ветераннары Василий Волобуев лаек булды. Зиновий Меркин һәм Елена Тихомирова, алар дистә еллар буе тарихи хәтерне саклап яши һәм буыннан-буынга сугыш турындагы тарихи дөреслекне тапшырып килә.

"Аларның тормыш юлы, сугыш елларындагы ныклыгы һәм батырлыгы – шәһәребезнең бөеклеген чагылдыра, - дип ассызыклады Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыелышы рәисе Александр Бельский. -Нәкъ менә шундый кешеләр аша Санкт-Петербург, җир йөзендәге иң гүзәл шәһәрләр булып таныла».

Катнашучыларны һәм кунакларны мактаулы исем бирелү хөрмәтеннән Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов котлады. "Бу көнне без шәһәребезнең яңа мактаулы гражданнарын, үз гомерләрен яраткан Санкт-Петербургка багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез, – дип билгеләп үтте ул. - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү һәм Ватанны саклаучылар елында мактаулы гражданнар исемлеге ветераннар хисабына тагын да артты.  Алар чыннан да бу мактаулы исемгә лаек, алар безнең горурлыгыбыз!».

Санкт-Петербургта шәһәр көне уңаеннан тантаналы чаралар көн дәвамында бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International