Депутатлар төрле еллардагы парламент җитәкчеләрен искә алды

2025 елның 27 мае, сишәмбе, 13:43

Бүген, Татарстан АССР төзелү турындагы декретка кул куелган тарихи көндә, Республика Дәүләт Советы депутатлары Казандагы Арча һәм Яңа татар зиратларында булдылар, Татарстанның үсеш тарихында якты эз калдырган күренекле шәхесләрнең каберләренә чәчәкләр салдылар. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм депутатлар республика парламентының төрле чакырылыш җитәкчеләрен һәм депутатларын, шулай ук Хөкүмәт җитәкчеләрен, танылган галимнәрне, язучыларны, артистларны искә алдылар.  

Республиканың тарихи шәхесләре каберләрен карау барышында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина нәкъ 105 ел элек, 1920 елның 27 маенда, РСФСР Халык Комиссарлары Советы декреты белән Татарстан АССР төзелүен искә төшерде. "Нәкъ менә шул көнне без ел саен зиратларга чыгабыз, - диде ул. - Озак еллар дәвамында адреслары объектив сәбәпләр аркасында билгеле булмаган парламент җитәкчеләренең җирләнгән урыннарын эзләү буенча эш алып барылды. Депутатлар һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре Казан шәһәренең ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары ярдәмендә каберләрне ачыклау, алга таба торгызу һәм төзекләндерү буенча зур эш башкаралар. 1929 - 1933 елларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты Президиумы рәисе булган Харис Мратхуҗинның кайда күмелгәнлеге соңгы вакытка кадәр билгеле түгел иде. Каберне эзләү барышында аның ерак туганы табылды, ул аны Яңа Татар зиратына күмгәннәрен искә төшерде. Һәм 2022 елның көзендә зиратны цифрлаштыру барышында ТатЦИК рәисе Харис Мратхуҗинның кабере табылды".

Лилия Маврина сүзләренчә, парламентарийларның вафат булган җитәкчеләрне һәм депутатларны искә алу традициясе киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Депутатлар хәзерге татар әдәбиятына нигез салган Габдулла Тукай, Татарстан парламенты җитәкчеләре Харис Мратхуҗин, Гали Динмөхәммәтов, Сәлах Низамов, Салих Батыев, Әнвәр Баһаветдинов һәм Василий Лихачев, парламент депутатлары Туфан Миңнуллин, Александр Таркаев, Рафил Ногманов, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Гомәр Усманов, республика Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров, ТР Премьер-министры урынбасары Илгиз Хәйруллин, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков каберләренә чәчәкләр салдылар.

Бүген Казан зиратларына шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Светлана Захарова, Рәгать Хөсәенов, Ирина Терентьева, Мәгъзүм Сәлахов, Марат Галиев һәм Яшьләр парламенты җитәкчесе Дамир Нургалиев бардылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International