СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
декабрь, 2025 ел
2025 елның 19 июнендә гамәлгә кергән бердәм гавами хакимият системасында җирле үзидарә турында яңа федераль законда Идел буе федераль округы закон чыгаручыларының тәкъдимнәре исәпкә алынды. Бу хакта Идел буе федераль округы субъектлары Закон чыгаручылар советы утырышында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков сөйләде.
5
декабрь, 2025 ел
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар Идел буе федераль округы төбәкләрендә эчке туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Советның 2026 елга эш планы расланды.
5
декабрь, 2025 ел
Идел буе Закон чыгаручылар советы – ачык һәм конструктив диалог өчен мөһим мәйданчык. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда ачылган Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышында белдерде. Утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округы төбәкләре закон чыгару җыелышы рәисләре катнашты.
5
декабрь, 2025 ел
Бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы ачылды. Утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округы регионнары закон чыгару җыелышы рәисләре катнаша. Идел буе парламентарийлары РФ Идел буе федераль округы субъектларында эчке туризмны үстерү мәсьәләләре, шулай ук җирле үзидарә өлкәсендәге законнар турында фикер алышалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ