Донбасска җибәрергә чираттагы гуманитар йөк әзер

2025 елның 10 июне, сишәмбе, 15:42

Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежноега шәһәрләрендә яшәүчеләрнең соравы буенча җыелган чираттагы гуманитар йөкне җибәрергә әзерләделәр.

Йөк составында – балалар өчен беренчел кирәк-яраклар: сөт катнашмалары, төрле төрдәге боткалар, подгузниклар, иҗат өчен җыелмалар, акварель буяулар һәм рәсем альбомнары – Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче кечкенә кешеләргә кирәкле әйберләр.

Парламентарийлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре җыйган гуманитар йөкнең «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә оештырылган зур гуманитар колонна составында 16 июньдә Донбасска юл тотуы планлаштырыла. Гуманитар колонна, ә бу 16 зур йөк, республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга 280 тонна гуманитар йөк илтәчәкләр.

Махсус операция башланганнан бирле «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежноега 205 гуманитар йөк машинасы җибәргән. Бу – яңа төбәкләрдә яшәүчеләр өчен өч мең тоннадан артык кирәк-ярак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International