Дәүләт Советында «Дөреслектә безнең көч» күргәзмәсе ачылды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 16:53

Дәүләт Советында яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды, анда «Дөреслектә безнең көч»  беренче яшьләр конкурсында җиңүчеләрнең һәм катнашучыларның эшләре тәкъдим ителә.

Экспозициядә сюжетлары нигезендә дөньядагы заманча сәяси вәзгыять яткан утыздан артык плакат тәкъдим ителгән. Плакатларда махсус операция геройлары, Ватанны саклаучылар сурәтләнгән, төрле тарихи чорларда Россияне саклаган буыннар элемтәсе күрсәтелгән. Экспозициядә нацизмны фаш итүче антифашист плакатлары аерым урын алып тора. 

«Дөреслектә безнең көч» сәяси плакат конкурсы Президентның  Мәдәни инициативалар фонды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Тынычлык» мәдәни инициативаларны яклау ассоциациясе тарафыннан оештырылган. Конкурсның төп максаты – балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне әсәр белән авторның һәм тамашачыларның гражданлык позициясе арасында эчтәлекле бәйләнеш формалаштыра торган иҗат процессына җәлеп итү. Проектның партнеры  – «Россия танкистлар союзы» оешмасы.

Проектта Казан, Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Лениногорск һәм Луганск Халык Республикасының Лисичанск, Рубежное һәм Сватово шәһәрләреннән 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар катнашкан. Конкурс дүрт номинациядә үткәрелгән: «Агитация плакаты», «Карикатура», «Коллаж», «Компьютер графикасы».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International