Дәүләт Советы депутатлары Иран халкының кайгысын уртаклашты

2025 елның 30 июне, дүшәмбе, 12:38

Дәүләт Советы депутатлары Ислам Республикасы территориясенә Америка һәм Израиль ракета-бомба һөҗүмнәре нәтиҗәсендә күп санлы кеше корбаннары һәм җимерелүләр уңаеннан Иран халкының кайгысын уртаклаштылар. Бүген Иранның Казандагы Генераль Консуллыгында парламентарийлар кайгы уртаклашу китабында язу калдырдылар.

"Дәүләтләрнең бәйсезлеген, территориаль бөтенлеген ихтирам итүнең универсаль принципларын кире кагучы урынсыз агрессия актлары акылга сыймый. Без булган каршылыкларны һәм бәхәсләрне Россия Федерациясе белән бергә, диалог һәм консультацияләр ярдәмендә, халыкара хокукый базага таянып, Берләшкән Милләтләр оешмасының устав принципларын берсүзсез хөрмәт иткән хәлдә җайга салу яклы», - дип билгеләп үтелә кайгы уртаклашуда.

Текстка Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, республика парламенты депутатлары Камил Гыйльманов һәм Мәгъзүм Сәлахов һәм башка рәсми затлар имза салды.

Татарстан парламентарийлары туганнарын һәм якыннарын югалтканнарга чын күңелдән ярдәм сүзләрен җиткерделәр, барлык зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләделәр.

Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, үз чиратында, Татарстан парламентына үзгәрешсез ачыклык һәм тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. "Без Россия Федерациясенең һәм бөтен Россия халкының туганнарча ярдәмен тоябыз.  диде ул. - Республика җитәкчелегенә, шәхсән ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан парламентына һәм күпмилләтле халкына кайгыбызны уртаклашкан өчен зур рәхмәт».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International