Фәрит Мөхәммәтшин республиканың күп балалы гаиләләренә автобус ачкычлары тапшырды

2025 елның 8 июле, сишәмбе, 12:07

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың күп балалы гаиләләренә автобус ачкычларын тапшырды. Тантана Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Г.Камал исемендәге театрның яңа мәйданчыгында «Без тарихта эзлебез» Шәҗәрә фестивале кысаларында узды.

"Күп балалы ата - аналар  –  яшь гаиләләр өчен үрнәк,  – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, күп балалы гаиләләргә мөрәҗәгать итеп, – Балаларыгыз булганга  шатланыгыз, киләчәктә алар сезнең өчен ышанычлы таяныч булачаклар”.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшьләргә үсеш  һәм тормышта үз-үзен табу  өчен барлык шартлар да тудырылган."Без  туган Татарстаныбыз белән горурланабыз, анда гаилә сәясәтен гамәлгә ашыруга,  барлык гаиләләргә дә зур игътибар бирелә".

Фәрит Мөхәммәтшин барсына да сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләде.

«Атлант» маркалы уналты урынлы автобус ачкычларын Дәүләт Советы Рәисе кулыннан республиканың төрле муниципалитетларыннан 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 6 гаилә алды.

Яруллиннар гаиләсендә 13 бала тәрбияләнә. Иң өлкәненә – 22, кечесенә 2 яшь. Быел гаиләдә тулылану көтелә. Гаилә башлыгы Радик Идрис улы – инженер-технолог. Аның хатыны Елена Валерьевна – «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының «Хатын-кыз – ана" номинациясендә җиңүче.

Әлмәт районыннан Федоровлар гаиләсе 12 бала тәрбияли. Әтиләре  Денис Александрович слесарь-сантехник булып эшли. Әнисе Ирина Александровна – хуҗабикә. Гаиләнең иң кече әгъзасы  Павелга 7 ай. Денис Александрович музыка ярата, еш кына ул төрле хәйрия чараларында чыгыш ясый.

Быел Арча районыннан күп балалы Сәфәргалиевлар гаиләсендә дә тулылану көтелә, аларда 10 бала тәрбияләнә. Ир белән хатын Арча педагогика көллиятен тәмамлаган. Хәзерге вакытта гаилә башлыгы Илшат Илһам улы электр белән эретеп ябыштыручы һәм электрик булып эшли, ә аның хатыны Гөлназ Гайсә кызы балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Гильдебрантлар гаиләсе – Алабуга районы горурлыгы, биредә 10 бала тәрбияләнә. Гаилә башлыгы Максим Робертович –үзмәшгуль,  хатыны  Ольга Сергеевна – хуҗабикә.

Яшел Үзән районыннан Винокуровлар һәм Яңа Чишмә районыннан Никифоровлар гаиләләре дә унар бала тәрбиялиләр.

Хәзерге вакытта Татарстанда 60 меңгә якын күп балалы гаилә яши, аларда барлыгы 200 мең бала тәрбияләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International