Җәмәгать судьясы сайланды

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 10:17

Бүген парламентарийлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Унберенче утырышта Әлмәт суд участокларының берсенә җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны йөкләү турында Карар кабул ителде.

Җәмәгать судьясын сайлауга кандидатны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров депутатларны комитет карары белән таныштырды һәм ТР Дәүләт Советына тәкъдим ителгән кандидатураны хупларга тәкъдим итте. Дәүләт Советы Әлмәт суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья Миләүшә Латыйповка йөкләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International