Рузилә Тимергалиева: "Әлеге законны кабул итү – республикада гаилә эшен үстерүдә беренче адым"

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 11:52

Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документ республикада гаилә бизнесын үстерүгә юнәлдерелгән.

Законда  гаилә предприятиесе төшенчәсен беркетү каралган, ул, аерым алганда, хуҗалык җәмгыятьләренең устав (җыелма) капиталында гаилә әгъзаларының катнашу өлешенә һәм индивидуаль эшкуарда алар тарафыннан эшчәнлек башкарылуга кагылышлы таләпләргә җавап бирә торган урта һәм кече эшкуарлык субъектларын күз алдында тота. Гаилә әгъзаларына ир (хатын), әти-әниләр һәм балалар (уллыкка алучылар һәм уллыкка алынганнар), бабайлар, әбиләр һәм оныклар, турыдан-туры һәм турыдан-туры булмаган туганнар (әтиләре яисә әниләре уртак булса) абый-энеләр һәм апа-сеңелләрне кертеп карау тәкъдим ителә.

Закон проектын тәкъдим итеп, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Рузилә Тимергалиева гаилә предприятиеләре, икътисадның аерым сегменты буларак законнар белән беркетелгән очракта, регионнарның да, тулаем илнең дә социаль-икътисадый үсешенең төп инструментларының берсенә әверелергә мөмкин, дип билгеләп үтте.

"Гаилә предприятиеләре халык хуҗалыгының барлык тармакларында: ваклап сату, терлекчелек, туризм, җәмәгать туклануы һәм башка тармакларда эшләүгә карамастан, бездә статистика буенча төгәл мәгълүматлар юк. Барыннан да элек, бу законнарда гаилә бизнесының рәсми статусы булмау белән бәйле. Моннан тыш, бүген гаилә эшмәкәрлеген куллануның нинди дә булса стратегиясе бөтенләй юк диярлек», – дип ассызыклады Рузилә Тимергалиева.

Депутат шулай ук республиканың Гаилә предприятиеләре реестрын алып бару да күздә тотыла, дип билгеләп үтте. Мондый реестрны алып бару тәртибен һәм кече яисә урта эшмәкәрлек субъектын гаилә предприятиесе дип тану тәртибен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләячәк.

“Бу республикада гаилә эшен үстерүдә әлеге бизнеста катнашучыларны гаилә әгъзаларын үз компанияләрендә рәсми эшкә урнаштыруга этәрергә һәм гаилә кыйммәтләрен саклап калу өчен буыннан - буынга тәҗрибә тапшырырга тиешле беренче адым", - дип басым ясады Рузилә Тимергалиева.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International