Фәрит Мөхәммәтшин: "Күптелле Россия – безнең байлыгыбыз”

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 13:14

Дәүләт тел сәясәте нигезләрен кабул итү, төбәкләр фикерен исәпкә алмыйча Федераль дәүләт белем бирү стандартларына төзәтмәләр кертү – бик куркыныч тенденция. Бүген Дәүләт Советы утырышында республика парламенты депутатлары шундый  фикер әйттеләр.  Дискуссия Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында республика Министрлар Кабинеты доклады буенча фикер алышу кысаларында узды.

"Парламент карарында министрлыкка ТР мәгарифен үстерү, ТР дәүләт телләрен һәм республиканың башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә тәкъдим итәргә, диелә. РФ Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская инициативасы буенча телләр буенча кайбер карарларга бәйле рәвештә, сез бу пунктны ничек үтәячәксез?"- дип кызыксынды ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллиннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин доклад буенча фикер алышу барышында.

"Сез беләсез, безнең республикада беренче һәм икенче вариант гомумән беркайчан да булмады. Өченче, дүртенче, бишенче вариант бер сәгатькә кыскартыла. Балаларга гомуми максималь йөкләнештән артмыйча, уртак тел табарбыз дип уйлыйм, чөнки бүген бу юнәлештә департамент, министрлык белән эш алып барыла. Башлангыч мәктәпнең уку планында ике сәгать туган тел һәм әдәбият, ә анда үзгәрешләр күп", – дип җавап бирде Илсур Һадиуллин.

Бу сорау парламентта дискуссия өчен башлангыч булды.

Депутат Илшат Әминов дәүләт тел сәясәте нигезләре турындагы стратегик документны төбәкләр белән фикер алышмыйча кабул итү – бик куркыныч тенденция, дип билгеләп үтте.

"Кайбер федераль хакимият органнарының аңлаешсыз тенденциясе барлыкка килә – мондый язмышны хәл итә торган законнарны төбәкләр белән фикер алышмыйча гына кабул итү. Бу – бик куркыныч тенденция. Алдагы адым Туган телләр турындагы закон булачак. Сишәмбе Россия Мәгариф министрлыгында киңәшмә булачак. Сез бу законны күрдегезме? Мин –юк",  – дип  басым ясады Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.

Илшат Әминов шулай ук ассызыклаганча, федераль дәрәҗәдә расланган үзгәрешләр, хәтта Россия Конституциясе күзлегеннән караганда да, уртак карамактагы предметларга карый. Әмма закон, депутат әйтүенчә, «бик серле» режимда кабул ителгән. "Нәрсәдән куркалар алар? Бөтенхалык фикер алышуыннанмы? Татарстан Дәүләт Советы кертәчәк төзәтмәләрдәнме? Болар барысы да дулкынлану һәм аңламау тудыра. Ни өчен бу законнарны киң фикер алышусыз кабул итәргә тырышалар?", – диде Илшат Әминов.

Илшат Әминов башлангыч сыйныфларда туган телләрне укытуның кимүен дә борчулы факт дип атады.  "Башлангыч сыйныфларда туган телне укытуны ике сәгатьтән бер сәгатькә кадәр кыскартырга карар кылынган. Дөресен генә әйткәндә, икесе дә аз. Атнага бер сәгать эчендә без нәрсә эшли алабыз? Балаларыбызга туган телне ничек укытырга?"  – диде ул.

Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов искәрткәнчә, 11 июльдә Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт тел сәясәте нигезләрен раслау турындагы указга кул куйган. Беренче тапкыр, депутат сүзләренә караганда, закон дәрәҗәсендә түгел, ә указ дәрәҗәсендә «туган тел»нең нәрсә булуы формалаштырылган.

“Менә бу Указның 9 өлеше. Биредә, игътибар итегез, туган тел буларак, Россия Федерациясе халыклары телләре арасыннан бер яки берничә тел карала, аларга Россия Федерациясенең дәүләт теле булган рус теле, шулай ук граждан билгеле бер тел мохитендә яшәү нәтиҗәсендә кечкенә чагында үзләштерә торган башка тел (башка телләр), граждан үзен этник төркемгә кертә, дип язылган,  – диде парламентарий. – Указ нигезендә, бер үк вакытта рус теле дә, РФ халыкларының башка телләре дә туган тел булып таныла”.

Белем бирү стандартларыннан  “туган тел” төшенчәсен төшереп калдыру Россия Федерациясе Конституциясен боза, дип саный Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин.

"Федераль дәүләт белем бирү стандартларына һәм Россия Федерациясе халыклары телләре турында Федераль законга үзгәрешләр кертү проектында "туган тел" төшенчәсен "Россия Федерациясе халыклары теле" төшенчәсенә алмаштырырга тәкъдим ителә. Бу терминология илнең мәгариф өлкәсендәге база канунына туры килми. Бүген Россиядә 155 тән артык тел кулланыла. Әгәр дә без кешеләргә үз халкының телен туган тел дип санауны тыйсак, без РФ Конституциясенең барлык халыкларга туган телләрен саклап калу хокукын гарантияли торган 68 статьясын бозабыз», – дип басым ясады ул.

Ренат Вәлиуллин шулай ук әлеге карарларның ил субъектлары белән килештермичә кабул ителүен ассызыклады. "Кая шундый ашыгу? Аңлаешсыз. Бу ачыктан – ачык нормага әверелә бара, бу борчымый кала алмый», – дип белдерде депутат.

Ренат Вәлиуллин әйтүенчә, яңа документта рәсми эш башкару һәм массакүләм мәгълүмат чаралары эше белән бәйле сораулар күрсәтелмәгән. "ММЧ турындагы законны массакүләм мәгълүмат чаралары телен регламентлаучы яңа маддә белән тулыландыру планлаштырыла. Рус телен мәҗбүри куллануны беркетү тәкъдим ителә. Бу вакытта республикаларның дәүләт телләре генә кулланыла ала. Ягъни гражданнарның туган телдә мәгълүмат алу хокукын тәэмин итү мәҗбүри түгел", – дип билгеләде ул.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев үз чыгышында федераль белем бирү стандартларында үзгәрешләр инициаторларының аңлаешсыз позициясен билгеләп үтте.

“Мин русча фикерлим, ләкин үземне татар дип саныйм”, – дип билгеләп үтте Камил Ногаев.

Депутат шулай ук искә төшергәнчә, Бөек Ватан сугышы вакытында Ватаныбызны төрле милләт кешеләре бергә яклаган. "Хәзер егетләр махсус хәрби операциядә катнашалар. Татарлар Бөек Ватан сугышы вакытында Советлар Союзы Геройлары буларак дүртенче урынны алдылар. Руслар, украиннар, белоруслар, аннары татарлар булды, – дип билгеләп үтте Камил Ногаев. – Телләр – ул безнең байлыгыбыз!  Күпмилләтле Россиядә аларны сакларга кирәк".

Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин туган телен югалтуны халык киләчәге өчен куркыныч дип атады. “Безнең борыңгы бабайлар ук әйткәннәр – иле барның теле бар дип. Иле юкның – теле юк. Әгәр теле юк икән, димәк иле дә булмый ", – дип басым ясады ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышуга йомгак ясап, республика парламенты федераль яңалыклар кабул ителүгә бәйле рәвештә барысын да борчыган мәсьәләне читләтеп үтә алмый, дип билгеләп үтте. "Депутатларның борчылуы аңлашыла, – диде ул. – Россия –күпмилләтле, күптелле ил, һәм бу – безнең байлыгыбыз. Һәр халыкның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау – безнең дәүләт сәясәтенең өстенлеге ул. Өстәвенә, Татарстанда ике дәүләт теле бар: рус һәм татар. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә, дәүләтнекеннән тыш, республика территориясендә яшәүче башка халыкларның телләре дә өйрәнелә".

Федераль дәрәҗәдә яңа карарлар кабул итү мәсьәләсе, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Дәүләт Советы депутатларын бик борчыган. "Бу документны алгач, без аны игътибар белән карарбыз. Бу уңайдан республика үз сүзен әйтәчәк әле", – дип йомгаклады сүзен  Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International