Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының язгы сессиясенә йомгак ясады

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 13:47

Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унберенче утырышында Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар корпусының язгы сессия чорындагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, агымдагы ел башы республиканың яңа тарихында мөһим вакыйга – республика Дәүләт Советы эшчәнлегенең 30 еллыгы белән билгеләп үтелгән. "Бу мөһим дата Татарстан парламентаризмы үсешенең дәвамлылыгын, өзлексезлеген һәм халык хакимиятенең конституцион принципларының фундаменталь характерын чагылдыра, алар безгә бергәләп илне һәм республиканы ныгытырга, сынауларны һәм кыенлыкларны ышанычлы җиңәргә, зур максатларга ирешергә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Һәм без салынган традицияләрне дәвам итәбез".

Язгы сессиядә Президиумның 6 утырышы, Дәүләт Советының 5 утырышы уздырылган. 49 закон кабул ителгән, шуларның дүртесе – база законнары. Фәрит Мөхәммәтшин реабилитацияләнгән гражданнарны торак урыннары белән тәэмин итү тәртибен билгеләүгә, Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерүгә юнәлдерелгән документларны аерым иҗтимагый әһәмияткә ия законнар дип атады. Моннан тыш, Дәүләт Советы тарафыннан аерым категориядәге балаларны дарулар белән тәэмин итү тәртибе үзгәртелгән, махсус инвестиция контрактларында катнашучыларга – йөк автотранспорт чаралары җитештерүчеләргә салым ташламалары бирү сроклары озайтылган; шулай ук салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча оешмалар мөлкәтенә салым ташламаларының һәм киметелгән салым ставкаларының гамәлдә булу сроклары озайтылган,  шулай ук җирле әһәмияттәге автомобиль юлларыннан файдалану тәртибенә төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен бозган өчен җаваплылык билгеләнгән.

Язгы сессия чорында Татарстан парламенты РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди һәм социаль гарантияләрне арттыру турында мөрәҗәгать кабул иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, федераль дәрәҗәдә Татарстан тавышын ишетәләр. Сүз җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы федераль закон турында бара. "Илдә уздырыла торган җирле үзидарә реформасы кысаларында Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан закон проектына илледән артык төзәтмә кертелде, шул исәптән регионнарга җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү, гамәлдәге шәһәр һәм авыл җирлекләрен саклап калып, бер дәрәҗәле системага күчәргәме - юкмы икәнен үзләренә хәл итү хокукы бирү турындагы тәкъдимнәр, – дип басым ясады парламент җитәкчесе – Шулай итеп, Татарстанда гамәлдәге ике дәрәҗәле система сакланып калынды".

Парламент фракцияләре һәм комитетлары эше турында сөйләгәндә, Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» фракциясе - 5 утырыш, КПРФ фракциясе 4 утырыш үткәргән. Республикада яшәүчеләрнең 190нан артык мөрәҗәгате «Мәрхәмәт – Мәрхәмәт»депутат берләшмәсе тарафыннан каралган. “Татарстан ­ – Яңа гасыр" депутатлар төркеме актив эшләгән, аның 5 утырышында 13 мәсьәлә каралган.

Нормалар чыгару эшенең шактый өлеше парламент комитетлары һәм комиссияләре тарафыннан башкарылган. Язгы сессиядә комитетларның 50 утырышы булган, шул исәптән 17се – күчмә утырышлар.

Федерация субъектларының закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек географиясе киңәйгән, Тверь өлкәсе Закон чыгару Җыелышы һәм Смоленск өлкә Думасы белән парламентара хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган.

Дәүләт Советы депутатлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларындагы чараларда актив катнашканнар. "Махсус хәрби операциядә  катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча масштаблы эш дәвам итә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле матди-техник чаралар, азык-төлек һәм медикаментлар сатып алына".

Республиканың икътисадый потенциалы турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин тулай төбәк продуктының 5 трлн сумнан артып китүен искәртте. 2024 ел йомгаклары буенча республика башкарылган төзелеш эшләре күләме буенча Россиядә икенче урында һәм торакны файдалануга тапшыру буенча бишенче урында, авыл хуҗалыгы продукциясе буенча өченче урында тора, фәнни-технологик үсешнең илкүләм рейтингында лидер-төбәкләр өчлегенә керә, шулай ук Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында икенче урында тора.

ТР Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышында парламентның көзге сессиягә бурычларын билгеләде. "Киләсе көзге сессия барышында үсешнең милли максатларын, илкүләм проектларны һәм республика программаларын, ТР Рәисе юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруны законнар һәм бюджет ярдәме белән тәэмин итү дәвам итәчәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сайлаучыларның наказларын үтәү, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү аерым контрольдә тора. Ә татарстанлыларны борчыган сораулар аз түгел. Кешеләр мәгариф, фән, законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү, сәламәтлек саклау, экология, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр".

Депутатларга традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, миграция, демографик сәясәт механизмнарын камилләштерү, инвестицион җәлеп итүчәнлек, кибермошенниклыкка каршы тору һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өлкәсендә социаль яклауның комплекслы системасын оештырып бетерүгә  игътибарны юнәлтергәкирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International