Дәүләт Советында миграция сәясәте мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 16:06

Бүген Татарстан Дәүләт Советында парламентның унберенче утырышында «Татарстан Республикасы территориясендә чит ил гражданнарының хезмәт эшчәнлегендә Россия Федерациясе миграция сәясәтенең актуаль мәсьәләләре турында» хөкүмәт сәгате узды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Татрстсаннның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев чыгыш ясады.

Республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, соңгы берничә елда хезмәт базарындагы вәзгыять тамырдан үзгәрде. "Икъисади чикләүләр белән бәйле басым, демографик вәзгыять хезмәт базарындагы хәлгә сизелерлек йогынты ясады, - дип ассызыклады министр. - Күптән түгел генә без эшсезлек турында сөйләгән булсак, бүген Россия һәм республика хезмәт базарында кадрлар кытлыгы күзәтелә».

Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, бүген республикада эшче көчкә ихтыяҗ зур. «Работа в России» порталы мәгълүматлары буенча, республикада 45 мең вакансия бар. «Квалификацияле һәм квалификацияле булмаган хезмәткәрләрне эчке хезмәт ресурслары хисабына гына каплап булмый, шуңа күрә эш бирүчеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерер өчен чит илдән эшче көчләр җәлеп итү мөһим", - дип белдерде министр.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, республика территориясендә чит ил гражданнарының хезмәт мөнәсәбәтләре федераль законнар нигезендә эш бирүчеләрнең квота, патент системасы, рөхсәт документларысыз төзелә торган хезмәт шартнамәләре, шулай ук югары квалификацияле белгечләргә эшкә рөхсәт алуга нигезләнеп гамәлгә ашырыла.

Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 50 меңгә якын мигрант хезмәт эшчәнлеген алып бара, 38 мең патент алынган. Республикага барыннан да бигрәк Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан һәм Кыргызстаннан чит ил гражданнары килә. Нигездә хезмәт мигрантлары төзелеш, сәүдә, җәмәгать туклануы, транспорт һәм эшкәртү тармакларында хезмәт куя.

«Татарстан киләчәктә 2030 елга кадәр хезмәт мигрантларына ихтыяҗ зур булачак регионнар рәтенә керә», - дип ассызыклады Эльмира Зарипова.

Визасыз илләрдән хезмәткәрләр җәлеп итү турында сөйләгәндә, министр комиссия утырышларында 41 эш бирүчедән 3 меңнән артык хезмәткәрне җәлеп итүгә гаризалар каралуын билгеләп үтте. 27 эш бирүченең 1331 чит ил хезмәткәрен җәлеп итүгә гаризалары хупланды. Бу гаризаларның гомуми санының якынча 42% тәшкил итте. «Чит ил хезмәткәрләрен билгеле бер саннан арттырып җәлеп иткән эш бирүчеләрнең оешмаларына патент бирелмәде”- дип аңлатты Эльмира Зарипова.

2025 елда Татарстанда 89 илдән 11 724 чил ил кешесенә патент бирелә.  

Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, Россиядә чит ил эшче көчләренә квота бирү системасында үзгәрешләр көтелә. Яңа кагыйдәләр нигезендә, гаризалар бердәм цифрлы электрон порталга күчәчәк, кәгазь документларны куллануны булдырмаячак. Эш бирүчеләр беренче чиратта Россия гражданнарын эшкә урнаштыру өчен интернет чыганакта  үз вакансияләрен игълан итәргә тиеш була.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Марат Галиев хәбәр иткәнчә, ел саен республикада даими һәм вакытлыча яшәүче чит ил гражданнары саны арта. Быелның беренче яртыеллыгында Татарстанга 123 мең чит ил гражданы килгән. Килүчеләрнең яртысыннан артыгы эш, уку яки шәхси визит максаты белән чикне уза. Июль башына республикада 160 меңнән артык чит ил гражданы булган, бу алдагы елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 14% ка артык.

Марат Галиев мигрантларның республикада законлы рәвештә урнашмавы, һәм республика территориясендә законнарны үтәмәвенә аерым игътибар бирде. Миграция законнары өлкәсендә ачыклана торган хокук бозулар саны кимеми. 2025 елда 11 меңнән артык физик һәм юридик зат җаваплылыкка тартылган, шуларның 6 меңнән артыгы – тору режимын бозган өчен.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышуга йомгак ясап, бу саннарның күзәтчелек органнарының зур игътибарын таләп итүен ассызыклады. «Республика халкының бу өлеше арасында эшне көчәйтүегезне сорыйм", - диде Фәрит Мөхәммәтшин, Прокуратура органнарына мөрәҗәгать итеп.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International