«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Татарстанда хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыра

2025 елның 18 августы, дүшәмбе, 16:30

Пәнҗешәмбе, 21 августта республикада «хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар телефон линиясе эшләячәк. Татарстанлылар шалтыратып хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәсъәләләренә кагылышлы сорауларын бирә алачак.  

Халык мөрәҗәгатьләренә Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирә.

 

 Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм, алар өчен каралган ташламалар һәм түләүләр, медицина ярдәме күрсәтү темалары игътибар үзәгендә булачак.   

 

Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960)049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).

 

Мөрәҗәгатьләр сәгать 10:00 нан алып 14:00 гә кадәр кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International