Фәрит Мөхәммәтшин маркаларга мөһер сугу тантанасында: "Мондый чаралар тарихи хәтерне сакларга ярдәм итә"

2025 елның 27 августы, чәршәмбе, 13:42

Бүген Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында Хезмәт батырлыгы күрсәткән шәһәрләргә багышланган почта маркаларына мөһер сугу тантанасы булды. Почта продукциясенә мөһерне Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия"нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм "Россия почтасы"ның Татарстан төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов куйдылар.

Маркаларга мөһер сугу тантанасы телекүпер форматында узды, "Бердәм Россия"нең Мәскәүдәге Үзәк башкарма комитеты һәм чарада катнашучылар белән турыдан-туры элемтәгә хезмәт батырлары күрсәткән Казан, Төмән, Магнитогорск, Пенза, Томск һәм Пермь шәһәрләре вәкилләре чыкты. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте белән  Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән алты шәһәр хөрмәтенә быел махсус маркалар чыгарылды. Һәрберсендә – гражданнарның сугыш елларындагы каһарманлыгын чагылдырган  истәлекле һәйкәлләр. Казан маркасында скульптор Мәхмүт Гасыймов ясаган тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл сурәтләнә. Һәйкәл Җиңү паркының мемориаль комплексында урнаштырылган. Татарстан башкаласы Хезмәт батырлыгы шәһәрләренең мактаулы исемлегенә беренчеләрдән булып керде,  5 ел элек, 2020 елның 2 июлендә, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән Казанга әлеге мактаулы исем бирелде.

"Безнең партия биш елдан артык дәүләт башлыгы инициативасын гамәлгә ашыруда актив катнаша, – дип басым ясады  партиянең Генераль Советы Секретаре Владимир Якушев, – Мондый инициативалар кешеләрне чынлап та берләштерә, аларга туган як тарихына яңача, ихлас кызыксыну белән карарга ярдәм итә, туган төбәкне тагын да ныграк яратыра".

"Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы – фронт сызыгында гына түгел,  бәлки тылдагы батырлык та, – дип ассызыклады партиянең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе, "Тарихи хәтер" партия проекты координаторы Александр Сидякин. – Чиләбедә танклар чыгарылды, Ишембай фронтка нефть бирде, Комсомольск-на-Амуре бомбардировщиклар җитештерде. Кешеләрнең ул шәһәрләр белән һәм ул чорда башкарылган батырлыклар белән горурланырга ихтыяҗы бар".

Фәрит Мөхәммәтшин чараны оештыручыларга Бөек Җиңү мирасына зур игътибар бирүләре һәм Бөек Ватан сугышы турында тарихи истәлекне саклаулары өчен рәхмәт белдерде. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Җиңүгә үз өлешен керткән хезмәт коллективларына зур хөрмәт белән карыйлар. Бүгенге көндә республиканың егерме ике заводына "Хезмәт батырлыгы предприятиесе" исеме бирелгән.

"Татарстан фронт һәм Җиңү өчен күп нәрсә эшләде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Сугыш елларында һәр алтынчы сугыш самолеты Казанда чыгарылган. Фронтны тәэмин итүгә, аннары сугыштан соң илне торгызуга 1943 елда ачылган Татарстан нефтьте зур өлеш кертә. 700 меңнән артык татарстанлы Кызыл Армия сафларына алына. Аларның һәр икенчесе фронттан әйләнеп кайтмый".

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, меңләгән тыл кешесенең батырларча хезмәте орденнар һәм медальләр белән билгеләп үтелә. 43 меңнән артык казан кешесе "Тыл хезмәтчәне" дигән мактаулы исем алган. "Бөек Ватан сугышы елларында ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар, илне кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен, тәүлек әйләнәсендә эшләгәннәр – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүген татарстанлылар махсус хәрби операциядә ил мәнфәгатьләрен яклап, ата-бабаларның данлы традицияләрен дәвам итәләр. Сугышчыларга да, яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә дә зур ярдәм күрсәтелә. Бары тик "Бердәм Россия" партиясе линиясе буенча гына да махсус хәрби операция зонасына 3,5 мең тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелде. Халык Бөек Ватан сугышы елларын хәтерендә саклый һәм үз иленең лаеклы ватанпәрвәре булып калырга тели".

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, мондый чаралар, бер яктан, Бөек Ватан сугышы турында тарихи хакыйкатьне сакларга ярдәм итә, икенче яктан, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур миссия башкара. "Мондый маркалар буыннан-буынга тапшырылачак, ә алар белән бергә – сугыш еллары турында тарихи хәтер",  –  дип нәтиҗә ясады ул.

Фәрит Мөхәммәтшин почта маркаларына мөһер сугу тантанасына килгән ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Сез  – тарихның, күп милләтле халкыбызның шул авыр чордагы сугыш һәм хезмәт батырлыкларына зур өлеш керткән тере шаһитлар. Без Бөек Ватан сугышы истәлеген саклыйбыз һәм аны буыннан-буынга тапшырабыз, ветераннарыбызга хөрмәт күрсәтәбез", – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

Тантанада 93 яшьлек тыл хезмәтчәннәре Багдагөл Нигъмәтҗанова, 95 яшьлек Юрий Трушин һәм 98 яшьлек Баян Тамилова катнашты. Сугыш елларында алар фронтка һәрьяклап ярдәм итә, күптән көтелгән Җиңүне якынайта. Багдагөл Нигъмәтҗанова көндез мәктәптә укый, дәресләрдән соң колхозда эшли. Әнисе белән бергә Багдагөл фронтка оекбашлар һәм бияләйләр бәйли. Юрий Федорович, мәктәп укучысы буларак, совхозда кыр бригадаларында эшли, слесарь ярдәмчесе була. Баян Тамилова фабрика-завод мәктәбендә кыска вакытлы токарьлар курсын тәмамлый, аннары "Урак һәм Чүкеч" заводына җибәрелә. "Көненә 12 сәгать эшләдек. Авыр булды – без йокламадык, ашамадык, салкын иде, ләкин эшләргә, фронтка булышырга кирәк иде. Без илебезгә фашист басып алучыларына каршы көрәштә ярдәм итәр өчен кулдан килгәнчә тырыштык ",  – диде ул.

Тантанада катнашкан Казан шәһәре башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, бүген казанлылар өчен истәлекле көн. Ул ике ел элек Казанда "Хезмәт батырлыгы шәһәре" стеласы ачылуын искә төшерде. "Стела Төньяк вокзал янында урнаштырылган. Шәһәребезгә килгән яки киткән һәркем иң элек бу стеланы күрә. Ул бик якты, шәһәребезнең күп урыннарыннан күренеп тора", – диде ул.

Евгения Лодвигова Казанның почта маркаларында чыгуын "зур хөрмәт" дип атады. "Россиянең 1100дән артык шәһәреннән 70 шәһәр генә "Хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән мактаулы исемгә ия, – дип билгеләп үтте Казан башлыгы урынбасары. – Казанның почта маркаларына эләгүе киләчәк буыннар өчен мөһим".

Һәр почта маркасының номиналы – 60 сум. Тиражы 16 мең данә. "Аларны инде республиканың почта бүлекләреннән алырга мөмкин, – дип белдерде журналистларга "Россия почтасы"ның Татарстан төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов. – Хәзерге вакытта Казанга якынча 2,5 мең данә килгән ".

Маркаларга мөһер сугу тантанасында шулай ук "Бердәм Россия" партиясе активистлары, яшь гвардиячеләр, музей җәмгыяте вәкилләре катнашты. Истәлекле сувенир рамкасындагы почта маркаларының берсе Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International