Дәүләт Советына Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль мәктәбе укучылары килде

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе, 16:46

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Казанның Яңа Савин районы «Адымнар» полилингваль мәктәбе укучылары булды. Укучылар һәм педагоглар белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин очрашты.

 Леонид Якунин укучыларга парламент эшчәнлеге, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре, закон чыгару эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде. «Нәкъ менә шушы бинада республика тормышын билгеләүче законнар туа, – дип ассызыклады Леонид Якунин, балаларга мөрәҗәгать итеп. – Биредә мөһим социаль мәсьәләләр хәл ителә, бюджет акчалары төрле юнәлешләр буенча бүленә, республика халкының язмышына йогынты ясый торган карарлар кабул ителә».

Депутат укучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Игелекле, намуслы булыгыз, тырышып укыгыз. Әти-әниләрегезне тыңлагыз, алар сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Һәр нәрсәдә актив булыгыз, республикада үзегезне күрсәтү мөмкинлеге булган юнәлешләр күп»,  – диде Леонид Якунин.

Бүген «Адымнар» полилингваль мәктәбе укучылары өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды. Балалар Татарстан парламенты эшчәнлеге турында фильм карадылар, утырышлар залында, рәсми делегацияләрне кабул итү залында, матбугат үзәгендә, кече зал фойесындагы картиналар күргәзмәсендә, китапханәдә һәм Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда булдылар. 

Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль мәктәбе укучыларының республика парламенты эше белән кызыксынуы Дәүләт Советы тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты белән берлектә ел саен үткәрелә торган парламент дәресләрендә актив катнашуында да күренә.

«Укучылар парламентка килүне бик көттеләр, Дәүләт Советы эше турында белемнәрен тирәнәйтергә, безнең закон чыгару органы ролен аңларга тырыштылар, – дип сөйләде «Адымнар» полилингваль мәктәбе укытучысы Ләйсән Әхтәрова. – Балалар республика җитәкчелегенең республиканы алга таба социаль-икътисадый үстерүгә, балаларның иминлеген яхшыртуга юнәлтелгән тырышлыкларының никадәр әһәмиятле булуын аңларга тиеш».

Полилингваль мәктәп укучысы Азамат Гайнуллин бүгенге экскурсия аның өчен бик файдалы булды, дип саный. «Мин депутатлар эшчәнлеге турында белдем һәм үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым – депутат булу өчен бик күп укырга кирәк», – диде ул.

Өченче сыйныф укучысы София Искәндәрова да тәэсирләре белән уртаклашты. «Парламент үзәге буйлап мавыктыргыч экскурсия вакытында мин парламентның нинди мөһим роль уйнавын аңладым: нәкъ менә монда безнең көндәлек тормышыбызны җайга сала торган законнар кабул ителә», – дип ассызыклады ул.

Экскурсия истәлеккә бергәләп фотога төшү  белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International