2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына бюджет турында закон проектын Дәүләт Советына октябрьдә кертү планлаштырыла

2025 елның 12 сентябре, җомга, 11:46

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2026-2028 елларга Республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрлары турында фикер алыштылар. Республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, парламент депутатлары, республика шәһәрләре һәм районнары башлыклары катнашты.

Утырышны ачып, Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, фараз параметрлары республиканың алдынгы предприятиеләре, тармак министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләре күрсәткечләрен, шулай ук илебез Президенты һәм Татарстан Республикасы Рәисе билгеләгән илкүләм проектларны һәм стратегик бурычларны исәпкә алып формалаштырылган. «Оператив штаб кысаларында барлык хакимият органнары һәм оешмаларның координацияләнгән эше дәвам итә. 8 ай нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты, бәяләүләр буенча, 3,7 трлн сумга якын яисә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 102,7% тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы 110,7% ка җитте. Беренче яртыеллыкта 660 млрд. инвестиция җәлеп ителгән», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Хөкүмәт башлыгы.

Алексей Песошин шулай ук фаразланган чорда кайбер системалы мәсьәләләрне, беренче чиратта, яңа илкүләм проектларны, дәүләт һәм республика программаларын һәм Татарстанның социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга һәм республикада яшәүче һәр кешенең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән башка чараларны гамәлгә ашыру кысаларында хәл итәргә туры киләчәген ассызыклады.

ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республика икътисады үсешенә төп өлешне эшкәртү производстволары (нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше, беренче чиратта оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хисабына), авыл хуҗалыгы продукциясе  күләмнәрен арттыру, кулланучыларга кредит бирүне киметү шартларында кулланучылар активлыгының уртача булуы  тәэмин иткән. Барлык тармаклар үсешенә кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә зур өлеш керткән.

Шулай ук, республика вице-премьеры сүзләренә караганда, икътисад үсешенә махсус икътисадый зоналарда, сәнәгать паркларында һәм алгарышлы үсеш территорияләрендә җитештерү күләмнәренең артуы, инвестицион активлык һәм инвестицион проектларын гамәлгә ашыру йогынты ясаган.

«Предприятиеләр үсеше фаразларын, гамәлгә ашырыла торган проектларны һәм сәнәгать җитештерүе күләмнәрен арттыруны, шулай ук авыл хуҗалыгында үсешне һәм кулланучылар базарында уңай динамиканы саклап калуны исәпкә алып, 2025 ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты үсеше 102,4% дәрәҗәсендә бәяләнә. 2026 елда тулай төбәк продукты 102,1% дәрәҗәсендә фаразлана»,  – диде министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итүне һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны, сату базарларын киңәйтүне, шул исәптән яңа халыкара базарларга чыгу, технологик үсеш һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны исәпкә алып, аларның алга таба үсешен фаразлау күрсәткечләрен үтәүнең мөһим факторлары дип атады.

Оператив чаралар күрү максатында Россия Федераль салым хезмәте мәгълүматларын Тышкы тәэмин итү платформасында икътисадның 50% тан артыгын формалаштыручы 670 предприятие һәм оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлеге куркынычларына даими нигездә мониторинг үткәрелә. Мониторинг нәтиҗәләре атна саен тармак министрлыкларына җибәрелә.

Предприятиеләр планнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, 2026 елда сәнәгать җитештерүе индексы 101,7% дәрәҗәсендә фаразлана. Төзелеш эшләре күләме, торак, сәнәгать һәм инфраструктура төзелешендә планлаштырылган күләмнәрне исәпкә алып, 100,8-101,5% дәрәҗәсендә фаразлана. 2026 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, фаразларга караганда, 101,5% тәшкил итәчәк. 2027-2028 елларда авыл хуҗалыгы продукциясенең үсеш темплары тармак дәүләт программасы нигезендә 101,5-101,7% дәрәҗәсендә каралган.

Фаразланган чорда куллану активлыгының уртача үсүе фаразлана. Халыкның акча керемнәре арту, инфляция темплары акрынаю, шулай ук планлаштырылган туристлар агымы шартларында ваклап сату әйләнеше 102,8-103,1% дәрәҗәсендә фаразлана.

Алексей Песошин ассызыклаганча, 1 сентябрьгә берләштерелгән бюджет керемнәр буенча пландагы еллык күрсәткечләрнең 73,2% исполн үтәлгән. Керемнәр бюджетның барлык дәрәҗәләренә дә тәэмин ителә, ләкин мөмкин булган күләмдә түгел. Табышка салым буенча, оператив мәгълүматлар буенча, 8 ай эчендә керемнәр 5,3 млрд сумга кимегән.

«Алда торган чыгымнар белән беррәттән бюджет кытлыгын каплау мәсьәләсе дә актуаль. Баш керем администраторларына муниципалитетлар белән бергә планлаштырылган керемнәрне, шул исәптән салымнар буенча бурычларны киметү исәбенә, мобилизацияләү чараларын дәвам итәргә кирәк», - диде ТР Премьер-министры.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы алдагы 3 елга бюджетның социаль-икътисади үсеш фаразыннан һәм республиканың бюджет һәм салым сәясәте юнәлешләреннән чыгып 2028 елга кадәр исәпләнгәнлеген билгеләп үтте. Ул дәүләт программалары кысаларында гамәлгә ашырылачак, чыгымнар өлеше 2026 елда 91% тәшкил итәчәк. Программалар составында илкүләм проектлар кысаларындагы чаралар каралган. Федераль үзәк тарафыннан илкүләм проектлар буенча акчалар бүленгәннән соң, республика бюджетына өстәмә рәвештә чыгымнарның тиешле күләмнәре кертеләчәк.

«Бюджет элеккечә үк социаль юнәлешле характерда. Бу барлык чыгымнарның гомуми күләменең 85% чамасы. Барлык социаль йөкләмәләрне дә тулы күләмдә һәм тиешле сыйфат дәрәҗәсе белән тәэмин итәргә кирәк», –дип игътибарны юнәлтте Татарстан Республикасы Премьер-министры, шулай ук капиталь ремонт, капиталь кертемнәр һәм юл эшләренә акчалар күләме агымдагы ел дәрәҗәсендә сакланачак, дип өстәде.

Республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, 2025 елның 8 аенда республиканың берләштерелгән бюджетына 440 млрд сум керем кергән, шул исәптән 380 млрд сум – салым һәм салым булмаган керемнәр. Бюджет үтәлешенә, ел йомгакларына, законнардагы үзгәрешләргә нигезләнеп, 2026 елга һәм 2027- 2028 елларның план чорына бюджет эшләнгән.

Анализ 2026 елда табышка 130 млрд сум күләмендә салым керүе турында сөйли, 2027 елда - 136 млрд сум, 2028 елда - 141 млрд сум.

ТР берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 2026 елга 236 млрд сум булыр дип фаразлана, 2027 елга - 253 млрд сум, 2028 елга - 271 млрд сум.

2026 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар керү фаразы 51,1 млрд сум тәшкил итәчәк, 2027-2028 елларга 53,6 шар млрд сум.

2026 елда оешмалар милкенә салым 44,6 млрд сум күләмендә фаразлана, 2027 елда - 45,4 млрд сум, 2028 елда - 46,6 млрд сум.

2026 елга транспорт салымы 8 млрд сум күләмендә бәяләнә, 2027 елга - 8,2 млрд сум, 2028 елга - 8,4 млрд сум.

Тулаем керемгә салым буенча керем 2026 елга 37,7 млрд сум булыр дип фаразлана, 2027 елга - 39,2 млрд сум, 2028 елга - 40,8 млрд сум.

Тулысынча муниципаль берәмлекләр бюджетларына күчерелә торган физик затлар милкенә салым 2026 елга - 4,19 млрд сум, 2027 елга - 4,2 млрд сум, 2028 елга - 4,21 млрд сум дип бәяләнә.

Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 2026 елга - 37,5 млрд сум, 2027 елга - 40,2 млрд сум, 2028 елга-51,5 млрд сум булыр дип фаразлана.

2026 елга консолидацияләнгән бюджет керемнәренең гомуми күләме 604,8 млрд сум, 2027 елга - 644,2 млрд сум, 2028 елга - 687 млрд сум булыр дип фаразлана.

Бюджетның чыгым өлешенә килгәндә исә, финанс министры билгеләп үткәнчә, «Милли икътисад» бүлеге 2026 елга 156,6 млрд сумга җиткерелгән, 2027 елга - 167,4 млрд сум, 2028 елга - 178,5 млрд сум, ул үз эченә кайбер тармакларны ала. Иң эреләре  – капиталь кертемнәр, авыл хуҗалыгы, транспорт.

«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлегендә 2026 елга - 17,3 млрд сум, 2027 елга – 18,5 млрд сум, 2028 елга - 20,2 млрд сум чыгымнар фаразлана.

Социаль-мәдәни өлкәдә « Мәгариф» тармагында 2026 елда чыгымнар күләме 191,5 млрд сумга җитәчәк, 2027 елда - 204,8 млрд сум, 2028 елда - 216,9 млрд сум.

«Мәдәният» тармагы буенча чыгымнар 2026 елда 23,9 млрд сум тәшкил итәчәк, 2027 елда - 26,3 млрд сум, 2028 елда - 29 млрд сум.

«Сәламәтлек саклау» бүлегендә, мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, сәламәтлек саклауны тотуга һәм үстерүгә чыгымнарның гомуми күләме 2026 елга 159,1 млрд сум тәшкил итәчәк, 2027 елга - 171,1 млрд сум, 2028 елга - 183,1 млрд сум.

«Социаль сәясәт» тармагында 2026 елга чыгымнарның гомуми суммасы 75,6 млрд сум күләмендә фаразлана, 2027 елга - 81,1 млрд сум, 2028 елга - 84,9 млрд сум.

«Физик культура һәм спорт» бүлеге буенча чыгымнар 2026 елга 13,8 млрд сум тәшкил итә, 2027 елга - 14,8 млрд сум, 2028 елга - 15,9 млрд сум.

2026 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнарының гомуми күләме - 618,2 млрд сум, 2027 елга - 659,6 млрд сум, 2028 елга - 705,7 млрд сум булыр дип фаразлана.

2026 елга берләштерелгән бюджет дефициты 13,4 млрд сум күләмендә фаразлана, 2027 елга - 15,4 млрд сум, 2028 елга - 18,7 млрд сум.

Алексей Песошин ассызыклаганча, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты параметрлары шулай ук сценарий шартларына туры китереп исәпләнгән. 2026 елда фонд керемнәре күләме якынча исәпләүләр буенча 7 млрд сумга артачак һәм 100 млрд сумга җитәчәк. Акчалар үлемне киметү, халыкның гомер озынлыгын арттыру, медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген һәм сыйфатын арттыру максатларында махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәменә юнәлдереләчәк.

Фонд директоры Алсу Мифтахова бюджетның төп параметрлары турында җентекләбрәк сөйләде. Агымдагы елның 8 аенда керемнәр хисап чоры планы күләмендә кергән һәм 62,6 млрд сум тәшкил иткән. Чыгымнар 58,3 млрд сум тәшкил иткән.Ел буенча фонд бюджетының үтәлеше  керемнәр буенча 93,2 млрд сум,  чыгымнар буенча   95 млрд сум булыр дип фаразлана. Дефицитны каплау чыганагы булып агымдагы ел башына 2024 елда медицина ярдәме буенча исәп-хисапларны төгәлләүгә кергәннән калган акча тора.

2026 елда Фонд бюджеты керемнәре 100,1 млрд сум күләмендә фаразлана, агымдагы ел дәрәҗәсенә карата үсеш – 6,9 млрд сум. Фонд бюджетының керем өлеше ММИ Федераль фонды бюджетыннан субвенцияләрдән, республика бюджетыннан бюджетара трансфертлардан, РФнең башка субъектлары ММИ Территориаль фонды бюджетларыннан бюджетара трансфертлардан формалаша.

Фонд бюджетының чыгым өлеше федераль макроикътисадый индекс-дефляторларны исәпкә алып формалаштырылган. Җиткерелгән сценарий шартларыннан һәм фаразлана торган керемнәрдән чыгып, 2026 елга дәүләт гарантияләре программасы чараларын гамәлгә ашыруга чыгымнар 100,1 млрд сум күләмендә планлаштырыла.

Өч еллык чорга бюджет формалаштыруны исәпкә алып, керемнәр 2026 елга - 100,1 млрд сум, 2027 елга - 107,1 млрд сум, 2028 елга - 111,9 млрд сум күләмендә фаразлана. 2026, 2027 һәм 2028 елларга фонд чыгымнары керемнәр дәрәҗәсендә планлаштырылган.

Утырышка йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов бүген яңгыраган параметрларны бюджет буенча алга таба эшләү өчен нигез итеп алырга тәкъдим итте.

Республика Рәисе шәһәр һәм район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, финанс министрлыгы белән килештерелгән параметрларда торырга өндәде. «Барлык чыгым вәкаләтләре реаль керем чыганаклары белән ныгытылырга тиеш, балансланган бюджетларны кытлыксыз расларга кирәк», –  дип басым ясады  Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектларын, ММИ Территориаль фонды бюджеты турындагы закон проектларын һәм муниципаль бюджетлар турындагы карарларны формалаштырырга кирәк. Октябрьдә аларны республика Дәүләт Советына, ә декабрьдә муниципалитетларның вәкиллекле органнарына карауга кертергә кирәк.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International