Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кереште

2025 елның 19 сентябре, җомга, 12:03

Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы булды.

Татарстан Рәисе Россия Хөкүмәте җитәкчелеге, Россия Федерациясе сенаторлары һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары, төбәк башлыклары, Идел буе федераль округы субъектларының рәсми вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика Министрлар Кабинеты әгъзалары, муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр вәкилләре, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, киң җәмәгатьчелек алдында республиканың күпмилләтле халкына, Россия Федерациясе Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә тугры булырга ант итте.

Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков, Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Данияр Амангельдиев, Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Чжан әфәнде, Беларусь республикасының РФдә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Рогожников, Казахстан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Даурен Абаев, Ташкент өлкәсе Хакиме Зойир Мирзаев, Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ботиржон Асадов, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.

«Без сезнең белән республиканың иҗтимагый-сәяси тормышындагы тарихи вакыйгада катнашучылар, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин тантананы ачып. – ТАССРның 105 еллыгында татарстанлылар альтернатив, күппартияле нигездә республика башлыгы – Татарстан Рәисе һәм барлык дәрәҗәдәге җирле үзидарә органнары депутатлары өчен тавыш бирделәр».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, сайлаулар традицион активлык белән, 75,9% тавыш белән узган. Күпчелек тавыш белән (88,1%) республика халкы чираттагы мәртәбә югары ышаныч күрсәткән һәм Татарстан Рәисе итеп Рөстәм Миңнехановны сайлаган.   Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, сайлаучылар Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә тормышка ашырылучы, бездән алдагы буыннар ныклы нигез салган киләчәкне ышанычлы үстерү курсы өчен тавыш биргәннәр. Бер үк вакытта гамәлдәге идарә командасының, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының мандаты да расланган.

 «Рөстәм Нургалиевич республика белән җитәкчелек иткән унбиш елны тотрыклы үсеш һәм бердәмлек чоры дип атарга мөмкин. Безнең көннәрдә Татарстан илебезнең алдынгы  икътисады һәм үсеш алган социаль өлкәсе булган һәм халыкара аренада абруй яулаган терәк регионы, милләтара гармония һәм татулык үрнәге, татар халкының бердәмлеге чыганагы һәм нигезе, шул исәптән Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. 

Бүген, парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан алдында яңа өстенлекләр тора – инфраструктура үсешен кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм икътисадый үсешне арттыруга системалы нигездә салу, кеше потенциалын саклау һәм ныгыту. «Безнең алда торган киң колачлы бурычларны гамәлгә ашыруны федераль үзәк, республика Хөкүмәте белән килештереп алып барачакбыз, ул якын арада Рәис тарафыннан республика парламенты, гавами хакимиятнең барлык органнары һәм дәрәҗәләре, сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар белән күпмилләтле халкыбыз мәнфәгатьләрендә формалаштырылачак», – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Залга тантаналы рәвештә Россия Федерациясе Конституциясен һәм Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы Рәисе штандартын керттеләр. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күпмилләтле халкына тугрылыклы булырга ант итте.

«Татарстан Республикасының күп милләтле халкына тугрылыклы хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Конституциясен, федераль һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, Татарстан Рәисенең миңа йөкләнгән югары вазыйфаларын намус белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм», – диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Конституциясенә кулын куеп.

Ант иткәннән соң Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы рәвештә Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешүе турында игълан итте, аны әлеге мөһим вакыйга белән котлады.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе вазыйфасына керешүе белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков, Россия герое, гвардия подполковнигы, диңгез пехотасы батальоны командиры Михаил Марцев, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова котладылар.

Марат Хөснуллин Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән котлады. «Сайлаучыларның күп булуы (төбәк башлыгын хуплаган иң югары процент) сезнең күпьеллык хезмәтегез белән Татарстанда зур ихтирамга лаек булуыгызны күрсәтә, – диде Марат Хөснуллин. – Татарстан күп еллар дәвамында Россия Федерациясенең икътисады, мәдәнияте һәм социаль өлкәсе үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Елдан-ел республика гаҗәеп уңышларга ирешә, шул исәптән төзелеш тармагында да. Без Татарстанның ничек үзгәрүен, яңа заманча объектлар, мәктәпләр, хастаханәләр, торак йортлар, юллар, бик күп сәнәгать предприятиеләре төзелүен күрәбез. Бу масштаблы эш гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектлар кысаларында алып барыла».

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнехановның сайлауларда җиңүе ышанычлы булган. «15 ел дәвамында төбәк башлыгы буларак сез, Рөстәм Нургалиевич, югары профессионализм, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтылыш һәм Татарстан халкының иминлеге турында кайгыртучанлык күрсәтәсез, – дип басым ясады Игорь Комаров. – 14 сентябрьдәге сайлау нәтиҗәләре сез сайлаган курсның дөреслеген раслый. Ике миллион сайлаучы республикада уздырыла торган үзгәртеп коруларны хуплавын белдергән. Бу 2025 елда Россиядә сайланган төбәк башлыклары арасында иң югары нәтиҗә».

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. «Күп еллар дәвамында сезнең җитәкчелектә төбәк һәрьяклап үсә. Социаль-икътисадый күрсәткечләр барлыкка килә, сәнәгать, энергетика, төзелеш комплексы, авыл хуҗалыгы буенча масштаблы проектлар эшләнә, Татарстан халкының тормыш дәрәҗәсе яхшыра, – дип билгеләп үткән Вячеслав Володин. – Сайлауларда җиңү кешеләрнең башкарылган эш нәтиҗәләрен югары бәяләүләрен һәм Сезгә ышануларын күрсәтте. Алар Сездә үз мәнфәгатьләрен яклаучы, бурычларны нәтиҗәле хәл итүче кешене күрәләр».

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов адресына күпсанлы котлау хатлары һәм телеграммалар килгән. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановны вазыйфасына керешүе белән РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко котлаган. «Бай тәҗрибәгез һәм эшкә дәүләти якын килүегез Сезнең Татарстан Республикасы файдасына нәтиҗәле эшчәнлегегезнең ышанычлы нигезе булып тора. Сезнең төбәк проблемаларын белүегез, җаваплылыгыгыз һәм максатчанлыгыгыз киләчәктә дә Россия Федерациясе субъекты потенциалын нәтиҗәле тормышка ашыруга ярдәм итәр дип ышанам», – дип билгеләгән Валентина Матвиенко.

Россия герое, гвардия подполковнигы, диңгез пехотасы батальоны командиры Михаил Марцев билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция башлану белән аның подразделениесе хәрби хәрәкәтләрдә катнаша һәм, командир буларак, бердәм команда эшенең мөһимлеген аңлый.  «Бары тик җайга салынган һәм командалы эш кенә нәтиҗә һәм алга китеш тәэмин итә ала, – дип ассызыклады ул. –  Рөстәм Миңнеханов – үз тирәсенә тәҗрибәле команда туплаган көчле лидер. Хәрбиләр исеменнән чыгыш ясап, шуны билгеләп үтәсем килә: без республика үсешенең нәтиҗәләрен күрәбез, Татарстан ягыннан аңлау һәм ярдәм, якыннарыбыз турында кайгырту тоябыз».

Тантана ахырында Рөстәм Миңнеханов сайлаучыларга ышаныч белдергәннәре өчен, Россия Президенты Владимир Путинга республикага шәхси ярдәме һәм игътибары өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук  үзенең остазы, Татарстанның беренче президенты, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевка күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерде.

 «Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешкәндә, барыннан да элек, гражданнарыбызга ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залга. – Татарстанның күпмилләтле халкы сайлавын кабул итеп, республиканың барлык халкы, гореф-гадәтләребезне, кыйммәтләребезне һәм туган җиргә мәхәббәтне саклап калган һәм безгә тапшырган ата-бабалар, шулай ук киләчәк буыннар язмышы өчен җаваплы булуымны аңлыйм. Бөек Ватан сугышы елларында азатлыкны саклап калган барлык Ватанны саклаучылар һәм аларның варислары – бүген махсус хәрби операция барышында ил иминлеге өчен көрәшүчеләр  алдында баш иям».

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда Татарстан пандемия, санкцион басым һәм икътисади элемтәләр үзгәрү барышында  үзенең тотрыклылыгын күрсәткән. «Безнең эшнең үзәгендә – кешеләр турында кайгырту. Нәкъ менә кеше 2030 елга кадәр расланган республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең үзәк өлеше булып тора, ә гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү безнең өчен  өстенлекле булып кала. Бу юнәлештәге эшне без алга таба да дәвам итәчәкбез», – дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев, Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров, Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов һәм төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиев, Абхазия җөмһүрияте Президенты Бадра Гунба, Бәхрәйн корольлеге Короле Шейх Хамад бен Ибраһим Әл Хәлифә котлау юллаганнар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International