Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанлылар киләчәкне ышанычлы үстерү юнәлешен хуплады»

2025 елның 19 сентябре, җомга, 19:47

Бүген Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 38 нче Конференциясенең икенче этабы узды. Республиканың бердәмроссиялеләре сайлау кампаниясенә йомгак ясадылар, кадрларга кагылышлы карарлар кабул иттеләр, шулай ук алдагы чорга планнар турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин кыскача 14 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә узган сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләде. 12 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Бердәм тавыш бирү көнендә Россиянең 81 төбәгендә төрле дәрәҗәдәге 5 000нән артык сайлау кампаниясе узган, шул исәптән егерме бер төбәк башлыгы сайланган. Быелгы кампаниянең үзенчәлеге – махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм ветераннарның актив катнашуы булды. РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, ил масштабында мең ярымнан артык кеше тәкъдим ителгән (аларның икесе – төбәк башлыгы постына), меңнән артыгы җирле дәрәҗәдәге депутат мандатына дәгъва иткән.

«Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан 113 ветеран сайланды, шул исәптән 80е – «Бердәм Россия»дән. Аларны аерым котлыйбыз һәм депутатлык эшчәнлегендә уңышлар телибез. Сугышчыларыбызны иҗтимагый-сәяси, партия тормышына җәлеп итүне, аларның тәҗрибәсен һәм патриотизмын куллануны, шул исәптән республика Рәисе инициативасы белән оештырылган «Батырлар. Татарстан геройлары» программасында, һичшиксез дәвам итәчәкбез! » –  дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2025 елгы сайлаулар киң колачлы күзәтү белән характерлана. Республикада ачыклык һәм хәбәрдарлыкны 15 меңнән артык күзәтүче, сайлау комиссияләренең киңәш бирү хокукына ия әгъзалары һәм ММЧ вәкилләре тәэмин иткән. 3 меңгә якын күзәтүче «Бердәм Россия» тарафыннан билгеләнгән. «Узган сайлауларның иң мөһим нәтиҗәсе –  «Бердәм Россия»нең илнең алдынгы сәяси көче статусы раслады. Беренче турда төбәк башлыгына «Бердәм Россия» тарафыннан тәкъдим ителгән һәм хупланган барлык кандидатлар җиңде, закон чыгару җыелышларында вәкиллек киңәйде, җирле үзидарә органнарында өстенлек сакланды», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

14 сентябрьдә 75,9% килү белән 88% тан артык сайлаучы бердәмроссиялеләр тарафыннан республика Рәисе вазыйфасына тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Бу илдә килү буенча да, төбәк башлыгы өчен тавыш проценты буенча да иң яхшы нәтиҗә. «Татарстанлылар аның җитәкчелегендә тормышка ашырыла торган киләчәкне алдагы буыннар салган ныклы нигездә ышанычлы рәвештә үстерү курсын хупладылар, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Тиздән үзенең парламентка еллык юлламасында Рөстәм Нургалиевич якындагы биш елга республика үсешенең стратегик өстенлекләрен һәм төп бурычларын билгеләячәк. Муниципаль берәмлекләр советларында оешачак партия активын, «Бердәм Россия» фракциясен бу документны игътибар белән өйрәнүләрен һәм аны үз эшчәнлекләренең нигезе итеп алуларын сорыйм».

Яр Чаллыдагы Мәләкәс округы буенча өстәмә сайлауларда 67,3% тавышны С. П. Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты генераль директоры. Андрей Фомичев алган. «Аның зур эш тәҗрибәсе, шул исәптән парламент тәҗрибәсен дә исәпкә алынган – ул «Бердәм Россия» фракциясе составында 5 нче һәм 6 нчы чакырылыш депутаты булды», – дип белдерде республика парламенты башлыгы.

Парламент башлыгы муниципаль сайлаулар нәтиҗәләренә аерым тукталды. «Быелгы муниципаль сайлауларда  «Бердәм Россия»дән кандидатлар  барлык мандатларның 72,1% ын яулады, 5 431 кандидат сайланды. Партиянең 34 җирле бүлеге барлык планлаштырылган мандатларны алды, шул исәптән алдан тавыш бирүне дөрес оештыру нәтиҗәсендә дә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Гомумән алганда, Фәрит Мөхәммәтшин сайлау алды чорын бәяләп, аның тыныч, конструктив атмосферада узуын билгеләп үтте. Сәяси партияләр үз программаларын тәкъдим иттеләр, сайлаучылар белән очрашулар, агитация чаралары уздырдылар.  «СВО фонында без сугышчыларыбызга һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар йөкләр җыюны һәм җибәрүне дәвам иттек, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – «Бердәм Россия» линиясе буенча гына да 32 нче колоннаны җибәрдек, ярдәмнең гомуми күләмен 3,5 мең тоннага җиткердек».

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан бүлекчәсенең 2026 елда булачак Думага сайлау  кампаниясенә әзерлеген якын киләчәккә төп бурычларның берсе дип билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, РФ ФС Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе парламент партияләре арасында югары көндәшлек шартларында узачак.

 «Алда без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә формалашучы Хөкүмәт, төрле дәрәҗәдәге депутатлар һәм муниципаль хакимият органнары башлыклары белән берлектә зур һәм җаваплы эш алып барабыз, – дип йомгаклады сүзен  Фәрит Мөхәммәтшин, – Татарстанның һәм бөтен Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрендә эшләү,  лаеклы киләчәк булдыру, гражданнар арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклау, республикада яшәүче һәр кешенең тормышы өчен уңайлы шартлар тудыру».

Бүген үк, партия Уставы нигезендә, партиянең төбәк Сәяси советы составы һәм аның Президиумы ротациясе үткәрелде. Конференция азагында Фәрит Мөхәммәтшин партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырды, шулай ук «Бердәм Россия»партия активын бүләкләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International