Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәре башлыгы вазыйфасына Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасын тәкъдим итте

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе, 16:30

Гүзәл Хәбетдинова республиканың Әлмәт районы Әлмәт шәһәре башлыгы итеп сайланды. Бүген бишенче чакырылыш Әлмәт шәһәр Советының беренче утырышында шундый карар кабул ителде. Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасын депутатлар каравына Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кертте. 2024 елның ноябреннән Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкарды.

Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләргә, республиканың шәһәр һәм район активына сайлау кампанияләрен уңышлы тәмамлаулары өчен рәхмәт белдерде. "Әлмәт, тулаем республика кебек үк, сайлау кампанияләрен уңышлы уздырды, – дип басым ясады парламент җитәкчесе муниципаль депутатларга мөрәҗәгать итеп. – Әлмәттә республика Рәисе сайлауларында сайлаучыларның 81% ы катнашты, шуларның 87,43% ы Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Районда сайлау участокларында катнашучылар саны 89,95% тәшкил итте (88,15% сайлаучылар Рөстәм Миңнехановны яклап тавыш бирде)".

Муниципаль сайлаулар ике шәһәр һәм 35 авыл җирлегендә 314 бермандатлы сайлау округында, шулай ук шәһәрнең бөтен территориясе кергән бердәм округ буенча уздырылган. Әлмәт шәһәр Советына депутатлар катнаш сайлау системасы буенча үткәрелгән: 15 депутат бер мандатлы округлар буенча сайланган, 15 депутат – партия исемлеге буенча. Сайлаулар узган дип танылган. Әлмәт шәһәр Советы тулы составта формалашкан. Узган состав белән чагыштырганда яртылаш яңарган. Әлмәт муниципаль районының барлык дәрәҗәдәге советларына 328 депутат сайланган, район буенча гомуми килү – 82,7%.

"Тавыш бирү нәтиҗәләре һәм сайлаучыларның активлыгы республика җитәкчелеге тарафыннан Татарстанның алга таба үсешенә юнәлдерелгән курс хуплануын раслады, – дип басым ясады парламент җитәкчесе, – әлмәтлеләрнең һәм тулаем республиканың нефть төбәгенең алга таба да уңышлы эшләве бик мөһим. Нефтьчеләр республиканың социаль-икътисадый үсешенә гадәттәгечә саллы өлеш кертәләр".

Шәһәр Советының өлкән депутаты Николай Бочкарев ачкан бүгенге утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә Әлмәт шәһәре башлыгын сайлау иде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән муниципаль депутатлар каравына Әлмәт шәһәре башлыгы вазыйфасына сайлану өчен Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасын кертте.

"Сайлау кампаниясе әлмәтлеләрнең гамәлдәге хакимияткә ярдәм итүләрен, аңа ышануларын күрсәтте, – диде парламент җитәкчесе. – Гүзәл Мөдәрисовна үзенең эшкә сәләтлелеген, кешеләр белән уртак тел таба белүен күрсәтте, аның кандидатурасын нефтьчеләр дә хуплады. Гүзәл Хәбетдиновага кешеләрнең ышанычы турында узган сайлауларның нәтиҗәсе сөйли – ул 6 нчы бер мандатлы округ буенча шәһәр Советы депутаты итеп сайланды,  шәһәрдә иң югары нәтиҗә – 70,22%  тавыш җыйды”.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Гүзәл Хәбетдинова эшләгән вакыт арасында Әлмәттә яңа эш урыннары, сәнәгать предприятиеләре булдырылган. Тулай төбәк продуктта кече һәм урта бизнес өлеше 6% ка кадәр арткан, 20 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән, 7 сәнәгать паркы эшли. Нефть шәһәрен төзекләндерү һәм әлмәтлеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп эш башкарыла. “Эшнең төрле формалары кулланыла, һәм алар уңай нәтиҗәләр бирә", – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Әлмәт районы социаль-икътисадый үсештә алдынгы урыннарны саклап кала, гомум республика рейтингында 9 нчы урынны алып тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча җибәрелгән товарлар һәм хезмәтләр күләме 1,8 трлн сум – республикадагы гомуми җитештерүнең өчтән береннән аз гына кимрәк өлеше, Татарстанда беренче урын. Әлмәтлеләр авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирәләр.

Парламент җитәкчесе махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләренә аерым тукталды, әлмәтлеләргә гуманитар йөкләр формалаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.  

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, районда эшләгән вакытта Гүзәл Хәбетдинова шәһәр һәм районның төп проблемаларын аңлаган, үзен оста хезмәткәр, максатчан, җаваплы һәм инициативалы җитәкче буларак күрсәткән.

“Бүген җаваплы җитәкче вазыйфасына сайланганда, шулай ук сезнең ярдәм белән, район Советы депутатлары ярдәме белән, Гүзәл Мөдәрисовна әлмәтлеләр, район һәм гомумән республикабыз халкы файдасына иң катлаулы бурычларны уңышлы үтәр дип ышанам”, – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасы муниципаль депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды.

Бүген шәһәр Советы утырышында Әлмәт муниципаль районы Советында шәһәр Советы вәкиле, Әлмәт башлыгы урынбасары сайланды (даими булмаган нигездә), даими комиссияләр төзелде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International