Казанда онкопациентлар өчен «Химия булды, ләкин без аерылыштык» форумы узды

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе, 16:06

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый ярдәм штабында онкология авыруларына ярдәм итү буенча республика форумы узды. Чара «Бердәм» гражданлык инициативаларын берләштерү үзәге тарафыннан «Химия булды, ләкин без аерылыштык» проекты белән хезмәттәшлектә оештырылды. Форум медицина экспертларын, иҗтимагый һәм дәүләт оешмалары вәкилләрен, шулай ук онкопациентларны җыйды.  Форум эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов катнашты.

Алексей Созинов  әйтүенә караганда, онкоавырулар күләме буенча илдә икенче урында тора, 4,5 миллион пациент онкопатология белән яши. Бүген Россиядә «Озакка сузылган актив тормыш» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, ул социаль әһәмиятле авыруларга, шул исәптән онкологик авыруларга юнәлдерелгән.

«Илкүләм программада диспансеризация, профилактик тикшерүләр, шул исәптән тирәнтен тикшерүләр аша иртә диагностиканы үстерүгә басым ясалды. Биредә табибларның эш итү алгоритмнары язылган, терапиянең барлык төрләрен – хирургия, химиотерапия һәм нур терапиясен үстерүгә зур игътибар бирелә, алар бу пациентлар өчен нәтиҗәле, – дип сөйләде Алексей Созинов. –  Рак – ул хөкем карары түгел, бу факт. Диагностика һәм дәвалауның нәтиҗәлелеге пациентларга озак яшәргә мөмкинлек бирә, әмма тормыш үзгәрә. Һәм тормышны әйләнә-тирәдәгеләрнең ярдәменнән башка үзгәртү мөмкин түгел. Республика онкология диспансеры нәтиҗәле программаларны тормышка ашыра, алар онкопациентларның туганнарын укытуга юнәлдерелгән».

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының  Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсе башлыгы Елена Демьянова билгеләп үткәнчә, Татарстанда онкология авырулары профилактика чаралары ярдәмендә иртә срокларда ачыклана.

«Республикада онкология ярдәме күрсәтә торган сәламәтлек саклау системасы Әлмәттә һәм Чаллыда ике филиалы булган республика клиник онкология диспансеры, пациентлар шулай ук химиотерапия ала ала торган амбулатор онкология ярдәменең 9 үзәге һәм 63 беренчел онкология кабинетынан тора . Бу онкология пациентларына медицина ярдәме күрсәтә торган докторлар армиясе», – дип сөйләде ул.

ТР баш онкологы Эдуард Нагуманов сәламәтлек саклау хастаханәдән түгел, бәлки  кешенең үз сәламәтлегенә һәм аны саклауга мөнәсәбәтеннән башлана, дигән фикердә.

«Йога, цигун, физик күнегүләр, һавада йөрү –  безнең активлыкның аерылгысыз өлеше булырга тиешле ачык рациональ компонентлар. Моннан башка стресстан тормышның нормаль халәтенә күчү катлаулы, моны һәркем дә булдыра алмый», – дип  белдерде баш онколог.

«Химия булды, ләкин без аерылыштык» проекты ремиссиядә булган яки әлегә онкология системасында диагноз белән булган кешеләргә психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Форумда катнашучылар дәвалану чорында якыннарының ярдәме никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләделәр.

Форумда катнашучы Луиза Гыйльметдинова үзенең диагнозы турында 2023 елда белгән.  Дәвалану вакытында берничә операция, химия һәм нур терапиясе кичерә. Хәзер ул ремиссиядә. Бу юлны үтәргә аңа сугышчан кәеф һәм якыннарының ярдәме булышкан.

"Кеше авыр диагноз белән очрашканда, аңа медицина ярдәме генә түгел, ә җәмгыять һәм якыннарының ярдәме дә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә «Бердәм Россия» иҗтимагый ярдәм штабы Татарстанда инде икенче ел партнерларыбыз белән әлеге форумны гамәлгә ашыра, – дип сөйләде штаб җитәкчесе Камил Садриев.

Форум кысаларында «Химия булды, ләкин без аерылыштык» проекты күргәзмәсе ачылды, аның геройлары – онкология диагнозы куелган 17 хатын-кыз. Шул рәвешле проект онкопациентларга психологик ярдәм күрсәтүнең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итәргә, шулай ук үз сәламәтлегенә игътибарлы мөнәсәбәтнең, диспансеризацияләрнең һәм профилактик гамәлләрнең даимилеген искәртеп, үз-үзеңне саклау дәрәҗәсен күтәрергә омтыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International