Депутатлар округларда

2025 елның 24 октябре, җомга, 10:59

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларында сайлаучылар белән очрашты, шәһәр һәм район Советлары утырышларында катнашты.

24 октябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Алексеевск районына эш сәфәрендә булдылар, анда юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар. Депутатлар Татарстан Рәисе, парламент һәм Хөкүмәт исеменнән юл төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм тармак алдынгыларына ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар. 

23 октябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Яшел Үзән районының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында катнашты. Чара Тарихи-мәдәни мирас музеенда узды. Ирина Терентьева ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшчәнлеге турында сөйләде. Парламентарийлар хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм бергәләп гамәлгә ашыра алырлык яңа проектлар турында фикер алыштылар. 

23 октябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Мирный бистәсенең «Жизнелюб» клубы әгъзалары һәм Казан шәһәре Идел буе районының ветераннар (пенсионерлар) Советы вәкилләре өчен Алабуга шәһәренә экскурсия оештырды. Көмеш яшьтәгеләр Алабуганың бай тарихы һәм мәдәни мирасы белән таныштылар, борынгы шәһәрнең күпсанлы архитектура һәйкәлләрен һәм матур урыннарны күрделәр, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында, күренекле рәссам Иван Шишкинның мемориаль йорт-музеенда, шагыйрә Марина Цветаеваның йорт-музеенда булдылар, шулай ук легендар кавалерист-кыз Надежда Дурова һәйкәлен карадылар. «Безнең ветераннарның иҗтимагый тормышта актив катнашу, сәяхәт итү һәм үзләре өчен яңа урыннар ачу мөмкинлеге булуы бик мөһим. Мондый сәфәрләр уңай эмоцияләр генә биреп калмый, кешеләрне дә берләштерә», – диде  Ольга Воронова.

22 октябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Балтач районы Советы утырышында катнашты. Утырышның көн тәртибенә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү, даими комиссияләр һәм Совет президиумы составы турындагы мәсьәләләр кертелде. Депутатлар Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Айдар Хәйретдинов кандидатурасын бертавыштан хупладылар. 

22 октябрьдә Дәүләт Советы депутатлары Мәгъсүм Сәлахов һәм Шамил Яһудин Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Советларының берләштерелгән утырышында катнаштылар. Муниципаль депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Әсгать Габдуллинны билгеләү, район һәм шәһәр Советларының даими комиссияләре составын раслау, шулай ук гамәлдәге норматив документларга үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен карадылар. Моннан тыш, «Ледок» спорт мәктәбенә Фатыйх Сибагатуллин исемен бирү турында карар кабул ителде.

Шул ук көнне Мәгъсүм Сәлахов Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат бүлегендә булды, анда ул иҗтимагый берләшмә бинасын ремонтлау эшләренең барышы белән танышты.

21 октябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. «Мондый очрашулар – сайлаучылар белән элемтәнең мөһим ысулы  һәм халкыбызны борчыган проблемаларны урында хәл итү мөмкинлеге. Кабул ителгән һәр мөрәҗәгать – контрольдә», – диде Лилия Маврина.

21 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов РФ Президенты Владимир Путинның ТРдагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. 

20 октябрьдә Сарман районы мәдәният йортында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 17 нче республика конкурсының финалы булып узды. Быел конкурста беренче тапкыр барлык 43 муниципаль районнан яшь комбайнчылар катнашты. Конкурста абсолют җиңүче булып Сарман районыннан Булат Сафин танылды. Икенче урынны Актаныш районыннан Фердинант Закирьянов алды. Өченче урында Апас районыннан Илназ Закиров. Конкурста катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров сәламләде.

20 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районында булды, анда ул район Советы утырышында катнашты. Сессиядә муниципаль депутатлар район Башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар, күпчелек үз тавышын Марат Кәримовка бирде. Шул ук көнне Азат Хамаев Каран-Азик авылында клуб ачу тантанасында катнашты.    

19 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы командировкадан кайтты. Депутат ЛНР госпиталенә медикаментлар, медицина җиһазлары һәм сугышчылар өчен тәм-томнар булган гуманитар йөк илткән. Моннан тыш, Владимир Вавилов Анжела Вавилова исемендәге фонд коллективыннан яралы сугышчыларны эвакуацияләү өчен УАЗ-патриот автомобильләре һәм штурмовиклар өчен мотоцикл тапшырды. Хәрби-кыр госпитале командованиесе һәм шәхси составы Владимир Вавиловка гуманитар йөкләр китерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерделәр. «Хәрбиләрне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән фидакарь хезмәтегез зур хөрмәткә лаек. Сезнең хезмәтегез чын патриотизм, гражданлык теләктәшлеге һәм зур ярдәменең якты үрнәге булып тора»,  – диелә депутатка тапшырылган Рәхмәт хатында. 

17 октябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев эш сәфәре белән Әтнә районына барды, анда район Советы утырышында катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Башкарма комитет җитәкчесен сайлау иде. Бу вазыйфага муниципаль депутатларның күпчелек тавышлары белән Айрат Каюмов сайланды.

16 октябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова республиканың иң борынгы һәм абруйлы мәгариф учреждениеләренең берсе булган Халыкара сервис көллиятенең 100 еллык юбилеена багышланган тантаналы чарада катнашты. «Бер гасыр эчендә колледж сервис, туризм, кулинария сәнгате, матурлык индустриясе һәм сәүдә өлкәсенә кирәкле меңләгән квалификацияле белгечләр әзерләгән. Бүген Халыкара сервис көллияте, традицияләрне һәм укытуга заманча алымнарны ышанычлы итеп берләштереп, кызыклы тормыш белән яши», – дип билгеләп үтте Ольга Воронова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International