Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил таныклыгын тапшырды

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 09:40

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил таныклыгын тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 25 сентябрьдә Дәүләт Советы утырышында аның кандидатурасы депутатлар тарафыннан бертавыштан диярлек хупланды, һәм шул ук көнне Светлана Захарова, ант биреп, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына кереште.

Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага эшендә уңышлар теләде.

Яңа вазыйфага билгеләнгәнче Светлана Захарова дүрт тапкыр Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана (дүртенче, бишенче, алтынчы һәм җиденче чакырылышлар), Социаль сәясәт комитетын җитәкли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International