Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС илләре башкалаларының парламент хәрәкәтендә катнашучыларны сәламләде

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 16:30

Бүген Санкт-Петербургта БРИКС илләренең Халыкара муниципаль форумы (ММФ) ачылды. Форумның эшлекле программасы 15 тематик тректан тора. Алар территорияләр һәм җәмгыять үсешенең барлык юнәлешләрен диярлек чагылдыра: экология һәм инновацияләр, югары технологияле «чиста» җитештерү, цифрлаштыру һәм ЯИ, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкә, шәһәр төзелеше һәм инфраструктура, яшьләр сәясәте һәм мәгариф, мәдәният, туризм һәм спорт, киртәсез мохит. Көн дәвамында секцияләр утырышларында форум делегатлары парламентара хезмәттәшлек юнәлешләре, инвестицион һәм муниципаль дипломатия, яңа проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышалар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Россия Федерациясе Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Инвестицияләрне саклау коралы буларак глобаль үзгәрешләр чорында БРИКС илләре башкалаларының парламент дипломатиясе» дискуссия сессиясендә катнашучыларга сәламләү юллады.

«Татарстан Республикасы депутатлар корпусы, Россия Федерациясе субъектларындагы коллегалар Мәскәү шәһәр Думасының дәүләтләр һәм халыклар хезмәттәшлегенең төбәк һәм муниципаль үлчәмнәрен алга алып баруга юнәлдерелгән перспектив инициативаларын хуплыйлар, – дип билгеләп үтә Фәрит Мөхәммәтшин үзенең сәламләвендә. – Бүгенге дискуссиянең актуальлеге, шулай ук башкала шәһәрләре һәм дус илләр регионнары вәкиллекле органнарының парламентара хезмәттәшлеге инициативасы шик тудырмый. Глобаль көн тәртибендәге иң актуаль мәсьәләләр буенча коллегалар белән фикер алышу мөмкинлеге, «кискен темалардан» качмау, элемтәләрне бюрократлашудан читтә торуы муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә «халык» парламенты дипломатиясенең ачык булуына дәлил.  Болар барысы да объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында дәүләтара дәрәҗәдә ачык сөйләшә алмаган линияне конструктив һәм эзлекле рәвештә үткәрергә мөмкинлек бирә».

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Мәскәү шәһәр Думасы инициативасы белән оештырылган парламент хәрәкәте форматындагы эшчәнлек үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга ярдәм итәчәк, Россия Федерациясенең актив һәм иҗади халыкара сәясәтен гамәлгә ашыруга зур өлеш кертәчәк.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС илләренең башкала парламентлары дәрәҗәсендә диалогны үстерү өчен халыкара платформа булдыру инициативасы белән Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников чыккан иде. Әлеге инициатива Санкт-Петербургта узган БРИКС+ Халыкара муниципаль форумы кысаларында тәкъдим ителде.

Хәзерге вакытта Аддис-Абеба (Эфиопия), Гавана (Куба), Кампала (Уганда), Минск (Беларусь), Тәһран (Иран) һәм Тшвана (Көньяк Африка) парламентарийлары кушылган БРИКС илләре башкалаларының парламент хәрәкәте, өч кыйтганың башкалаларын һәм аларның миллионлаган халкын берләштереп, чын-чынлап глобаль характер ала.

Хәрәкәтнең төп максаты – БРИКС башкалаларының һәм шәһәрләренең тотрыклы үсешенә, социаль-икътисадый хезмәттәшлеккә, шәһәр дипломатиясенең ролен көчәйтүгә һәм башкалаларда яшәүчеләр мәнфәгатьләрендә халыкара мәйданда эшләү өчен яңа перспективалар ачуга, региональ һәм җирле законнар өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга, үзара хөрмәт, ышаныч һәм аңлау нигезендә партнерлык мөнәсәбәтләрен формалаштыруга ярдәм итү.

Форумда республиканың Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International