Юрий Камалтынов яшь гражданнарга: "Сезнең һәрберегез Татарстан һәм Россия үсешенә саллы өлеш кертәчәк»

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе, 13:34

Бүген Дәүләт Советында «Мин – Россия гражданины» дип аталган паспортлар тапшыру тантанасы узды. Чара ике дәүләт бәйрәменә – Халыклар бердәмлеге көненә һәм республикабызда 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Конституциясе көненә багышланган иде. Россия гражданының төп документын мәктәп укучыларына Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды.

Тантанага республиканың төрле районнарыннан 17 укучы чакырылган иде. Алар арасында –олимпиадаларда һәм иҗади конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, уку алдынгылары, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар. Юрий Камалтынов әйтүенчә, бу яшь гражданнар инде хәзер үк яшьтәшләре өчен үрнәк булып тора.

«Кичә безнең республикада һәм илебездә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелде. Бу көнне илебезнең көче анда яшәүче халыкларның дуслыгында һәм бердәмлегендә икәне аеруча сизелә, - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. –  Иртәгә Без Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 33 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Республикабызның Төп кануны кабул ителгән тарихи сессия нәкъ менә шушы стеналарда узды. Без яши торган төп документ, аның нигезендә Татарстан үсеш ала».

Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, паспорт – ил гражданины тормышындагы төп документ. Аның белән бергә яшь татарстанлылар хокук та, бурычлар да ала. «Бүген сезнең төп бурычыгыз – үзегезнең кече Ватаныгызның, туган шәһәрегезнең һәм авылыбызның, республикабызның, зур илебезнең – Россия Федерациясенең патриотлары булу, яхшы уку.   Бу документ сездән, Татарстан һәм ил үсешенә үз өлешегезне кертү өчен, мәктәптә алган зур белемнәрегезне һәм күнекмәләрегезне таләп итәчәк», – дип мөрәҗәгать итте яшь гражданнарга Юрий Камалтынов.

Тантана азагында укучылар исеменнән Казанның 141 нче гимназиясе укучысы Лия Хәйретдинова җавап сүзе белән чыгыш ясады. Ул –  биология, экология, математика һәм әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этапларында күп тапкырлар җиңүче, «Абдулла Алиш эзләре буенча» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе лауреаты, шулай ук йөзү буенча беренчелек призеры.

«Безнең өчен бу үзенчәлекле көн. Без һәркемнең тормышында иң мөһим документны – Россия гражданины паспортын алабыз. Бигрәк тә аны Дәүләт Советында алу мактаулы. Бу көнне без озак еллар истә калдырырбыз. Сынатмаска һәм бөек халкыбыз һәм илебез традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләр булырга вәгъдә итәбез», – диде Лия Хәйретдинова.

Паспортлар тапшыру тантанасында мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин, ТР буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, Дәүләт Советы депутатлары һәм ата-аналар катнашты.

Паспорт белән бергә яшь гражданнар Россия Федерациясе һәм Татарстан Конституциясе текстын, шулай ук истәлекле бүләкләр алдылар. Укучылар парламент үзәгендә экскурсиядә булдылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International