СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
февраль, 2026 ел
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» - Халыкара әдәби конкурсының гала-концерты булды. Чарада катнашучыларны һәм оештыручыларны республика Рәисе, Хөкүмәт һәм парламент депутатлары исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
15
февраль, 2026 ел
Бүген Татарстанда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Иртән Казанда 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы депутатлары Марат Әхмәтов, Ркаил Зәйдуллин, Азат Хамаев, Илгиз Зәйниев, Ренат Вәлиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
14
февраль, 2026 ел
13 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Нурлат районында эш сәфәрендә булды, анда ул район Советының хисап утырышында катнашты. Утырышта 2025 елга социаль-икътисадый үсеш йомгаклары ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Мәгъсүм Сәлахов һәм Шамил Яһудин катнашты.
13
февраль, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Балык Бистәсе районында булды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ