Фәрит Мөхәммәтшин: «2026 ел бюджеты балансланган, ул үзенең югары социаль һәм программа юнәлешен саклап калды»

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:16

«Бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителгән 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты балансланган, ул үзенең югары социаль юнәлешен һәм программа юнәлешен саклап калды». Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның уналтынчы утырышында республиканың төп финанс законы кабул ителгәннән соң журналистлар белән аралашканда шулай дип белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, төп финанс законында язылган социаль гарантияләр тулысынча финанслау белән тәэмин ителгән. Барлык планлаштырылган республика программалары тулы күләмдә гамәлгә ашырылачак. «Вәзгыять никадәр генә катлаулы булмасын, быелгы бюджет федераль үзәк һәм федераль бюджет ярдәме белән республикабызның һәм аның төбәкләренең уңышлы үсеше өчен социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Киләсе елга бюджетны 552 миллиард сум күләмендә кабул иттек (керемнәр буенча). Әйе, дефицит аз түгел, әмма без хәзер дәүләт программалары буенча федераль үзәк белән берлектә аны шактый киметү яки тулысынча ябу өчен бик актив эшлибез».

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, республиканың төп финанс законы парламентның профильле комитетларында, фракцияләр утырышларында, парламент тыңлаулары һәм муниципалитетлар белән зона киңәшмәләре кысаларында киң тикшерелгән. Һәр бюджет юнәлеше һәм бүлеге буенча җентекле эш башкарылган. Икенче укылышта бюджетка 326 төзәтмә кертелгән. Аларның күп өлеше федераль бюджеттан кергән акчаларны исәпкә ала. Федераль бюджеттан 2026 елда 50,3 млрд сум керәчәк.

"Кабул ителгән төзәтмәләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга, күп балалы гаиләләргә һәм балалы гаиләләргә, социаль яктан якланмаган гражданнарга ярдәм итү мәсьәләләрен өстәмә финансларга мөмкинлек бирәчәк, – дип басым ясады парламент җитәкчесе.  – Беренче укылышта каралган закон проекты белән чагыштырганда, социаль-мәдәни өлкәгә, мәгариф һәм сәламәтлек саклауга, юл төзелешенә һәм авыл хуҗалыгына, коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә чыгымнар арттырылды. Шунысы мөһим, безнең тарафтан күптән түгел кабул ителгән закон карарлары финанс яктан ныгытылды инде».

Аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, киләсе елга бюджетта күп балалы гаиләләргә тиешле җир кишәрлеге урынына бирергә 500 млн.сум акча каралган. 2027 һәм 2028 елларга да шул ук күләмдә булачак. «Без бу мәсьәлә буенча парламентта фикер алыштык, һәм республика Рәисе безнең бюджетта бу максатларга өстәмә акча салу кирәклеге  турында фикеребезне  хуплады, – дип белдерде  Фәрит Мөхәммәтшин. – Катлаулы шартларда безнең тарафтан кабул ителгән бюджет социаль йөкләмәләрне һичшиксез үтәүне һәм республиканың алга таба үсешен тәэмин итәргә тиеш».

Исегезгә төшерәбез, бүген Дәүләт Советы утырышында 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына бюджет турындагы закон проекты икенче һәм өченче укылышта түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр - 552,2 млрд сум, чыгымнар – 566,1 млрд сум, дефицит – 13,8 млрд сум.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International