Фәрит Мөхәммәтшин: «Тарихи хәтерне кадерләп саклау һәм аны буыннан-буынга тапшыру – күпмилләтле халкыбызның бөек миссиясе»

2025 елның 5 декабре, җомга, 12:45

Бүген Җиңү паркында Казан шәһәре Дан мемориалы колоннадасы янында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә мемориалның Мәңгелек утына һәм махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә мемориал төзү урынындагы истәлекле ташка чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе төбәкләренең закон чыгару җыелышы рәисләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы чаралары уза.

Идел буе парламентарийлары Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган мемориалны карадылар, анда Бөек Ватан сугышы чорында бүләкләнгән Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары исемнәре язылган.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан хәрәкәттәге армия өчен резерв булып тора. Безнең республикадан 700 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә алына, аларның һәр икенчесе фронттан әйләнеп кайтмый. Аларның исемнәре 27 томлык Хәтер китабына кертелгән, аның максаты –татарстанлыларның батырлыкларын мәңгеләштерү.

«Тарихи хәтерне кадерләп саклау һәм аны буыннан-буынга тапшыру – күпмилләтле халкыбызның бөек миссиясе, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда.  – Бүген, Казанда Идел буе федераль округының иң зур чарасы узган көнне, коллегалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус операциядә катнашучыларга хөрмәт күрсәттеләр. Үз тарихын хәтерләмәүче, үз геройларын хөрмәт итмәүченең киләчәге юк».

«Бүген инде беркемгә дә тарихи хәтерне саклауның әһәмиятен аңлатырга кирәкми, – диде Евгений Люлин. – Безнең ил җитди сынаулар белән очраша, без фикерләрнең үзгәреп торуын һәм Көнбатыш Европа илләре басымын күрәбез. Бу шартларда яшьләрне патриотик тәрбияләүгә игътибар сизелерлек арта».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International