Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия»нең башлангыч бүлекчәләре – безнең партиянең нигезе»

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе, 14:56

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башлангыч бүлекчәләренең төбәк советы утырышы узды, анда советның 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышка партиянең барлык 45 җирле бүлекчәсе вәкилләре җыелды. Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан партия оешмасының Башлангыч бүлекләре советының 2011 башлангыч оешманың көчләрен берләштерү һәм аларның эшен координацияләү өчен узган елның ноябрендә оештырылуын искәртте. «Теләсә нинди сәяси оешма – ул, барыннан да элек, сайлаучылар үзләренең тормыш проблемалары белән килгән урыннарда көн саен эшли торган кешеләр. Нәкъ менә сез аңлаешлы формада халыкка хакимият позициясен һәм карарларын җиткерәсез, ә икенче яктан, реаль теләкләрне җыеп һәм тапшырып үзара элемтәне тәэмин итәсез, алар аннары партия проектларына һәм программаларга әйләнә. Партиянең башлангыч  бүлекләре – безнең нигез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин җирле бүлекләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Шуның белән сез партия структурасына тотрыклылык бирәсез, идеологияне реаль эшләргә әйләндерәсез, гражданнарның хакимияткә ышанычын ныгытуда мөһим роль уйныйсыз».

Фәрит Мөхәммәтшин башлангыч оешмаларның уңай эшен билгеләп, алар алдында торган төп бурычларны билгеләде. Аерым алганда, парламент башлыгы урыннарда партиянең сыйфат составын ныгыту, шулай ук партия тарафдарларын арттыру буенча эшне көчәйтергә чакырды. Бүген илдә иң эреләрдән саналган  Татарстан төбәк бүлегендә 130 меңгә якын әгъза исәпләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин өстенлекле бурычлар арасында шулай ук 2026 елның көзендә 9 нчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясен уздыруны атады. Парламент башлыгы әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү шулай ук өстенлекле бурыч булып кала.

Фәрит Мөхәммәтшин бердәмроссиялеләргә быелгы сайлау кампаниясендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципалитетларның вәкиллекле хакимият органнары депутатларын сайлауларны өзеклекләрсез һәм хокук бозуларсыз уңышлы уздыру – күп очракта сезнең казаныш, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Алдан тавыш бирү буенча җирле дәрәҗәдә зур эш башкарылды. Барлык 45 бүлекчәдән 12,4 мең кеше кандидатлар сыйфатында катнашты, шуларның 90ы – махсус хәрби операциядә катнашучылар. Алар өчен үз тавышларын 180 мең сайлап алучы биргән. Төп сәяси нәтиҗә –республика халкы тарафыннан Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендәге идарә итү командасына, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, «Бердәм Россия» партиясе вәкилләренә ышаныч расланды».

  Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасына сайлаулар барышында парламентның түбән палатасында Татарстан депутатларының сан ягыннан вәкиллеген саклап калырга кирәк. Хәзерге вакытта Татарстаннан сайланган 15 депутатның 14е «Бердәм Россия» партиясеннән. «Бу республика мәнфәгатьләрен яклау, илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында икътисадка өстәмә акчалар җәлеп итү буенча 18 эшче төркем составында безнең депутация әгъзалары тарафыннан Федераль Җыелышта хакимият органнары һәм ТР профильле ведомстволары белән берлектә алып барыла торган зур системалы эшне дәвам итү өчен кирәк, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Сайлау кампаниясенә әзерлек башланды инде. Февраль уртасында Алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитеты төзеләчәк, майда тавыш бирү узачак. Партия активы белән хезмәттәшлекне бүген үк башларга кирәк. Мобилизация базасын, тарафдарлар, волонтерлар, күзәтүчеләр пулын формалаштырырга кирәк. Бу – кешеләр белән көндәлек аралашу, наказлар буенча хисаплар, безнең позицияләрне аңлату».

Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җыярга һәм җибәрергә чакырды. «Битараф булмаган татарстанлыларның, башлангыч бүлекчәләрң әгъзаларының, муниципаль депутатлар корпусының нинди ярдәм күрсәтүен күрәбез – 2,5 мең җирле бердәмроссия депутатларына 10,5 меңгә якын сугышчы гаиләсе беркетелгән, шул исәптән һәлак булучыларның гаиләләре, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Азык-төлек, утын китерүдән алып газ кертүгә кадәр төрле ярдәм күрсәтелә. Бу изге эшкә Татарстаннан булган барлык Дәүләт Думасы депутатлары, республика Дәүләт Советындагы партия фракциясе әгъзалары җәлеп ителгән. Донбасска гуманитар йөкләр җибәрү буенча киң эшчәнлегегез өчен дә рәхмәт».

2022 елның февраленнән башлап, партиянең Татарстан бүлеге эгидасы астында шефлыкка алган төбәкләргә гомуми бәясе 320,6 млн. сум булган 3,8 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм төялгән 247 автомашина составында 33 автоколонна җибәрелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, иртәгә Луганск Халык Республикасына 10 фурадан торган чираттагы 34 нче колонна җибәреләчәк, аларга Россия хәрбиләре һәм Лисичанск һәм Рубежное халкы өчен 150 тоннадан артык йөк төялгән. «Яңа ел алдыннан шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре балаларына бәйрәм кәефе тудырырга тырышачакбыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – һәркемгә бүләк әзерләнгән».

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International