Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар

2025 елның 12 декабре, җомга, 17:25

Бүген, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Дәүләт Советында республика яшьләренә паспортлар тапшыру тантанасы булды. 14 яшь тулган Татарстан укучыларына гражданинның төп документын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды. Укучыларны Татарстан парламенты эшчәнлеге белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина таныштырды.

Тантаналы чарага Казанның унбер уку йортыннан 15 укучы чакырылган иде. Укучылар – уку алдынгылары, олимпиадаларда җиңүчеләр, җәмәгать тормышында актив катнашучылар.

Тантананы ачып, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов укучыларны тормышларындагы тантаналы вакыйга белән котлады.  «Сез бүген паспорт аласыз. Бу сезнең тормышыгызда беренче рәсми документ, аның ярдәмендә сез бай тарихлы зур илнең тулы хокуклы гражданнары буласыз, – дип басым ясады  Юрий Камалтынов. – Бүген сезнең төп бурычыгыз – һәркем үзенең тормыш юлында илебезгә, туган шәһәренә яки авылына, гаиләсенә файда китерсен өчен, – яхшы белем алу өчен яхшы уку.  Россия Федерациясенең чын  гражданнары булыгыз».

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина укучыларга Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде. Ул балаларның актив булуларын һәм яңа белемнәргә омтылуларын теләде. «Тормышыгызда актив булыгыз, төрле проектларда катнашыгыз, безнең республикада иҗади потенциалны ачу һәм гражданлык инициативаларын гамәлгә ашыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган», – дип ассызыклады Лилия Маврина. 

Бүген укучылар өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды, алар  парламентаризм музеенда, Дәүләт Советының утырышлар залында һәм китапханәдә булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International