Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак барс» командасын Россия Суперкубогында җиңүе белән котлады

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе, 14:25

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары адресына команданың Россия Суперкубогында җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады.  

«Бу дәрәҗәдәге дүртенче трофей тренерлар составының югары осталыгы, уенчыларның таланты һәм киеренке хезмәте, бөтен клубның бердәм эше нәтиҗәсендә мавыктыргыч, драматик көрәштә яуланды», - диелә волейбол клубы президенты Леонид Барышевка, волейбол клубы директоры Руслан Аникеевка һәм команданың баш тренеры Зоран Терзичка юлланган телеграммада.

Фәрит Мөхәммәтшин уенчыларга һәм тренерлар штабына  башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең өчен мондый һәр җиңү республика волейбол мәктәбенең абруен тагын да ныгытуга өлеш кертә, яшь буын спортчылар өчен илһамландыргыч үрнәк булып тора. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, спорт дәрте һәм яңа уңышларга ирешүегезне телим!", – дигән Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International