Юрий Камалтынов Нурлат районы Советының йомгаклау утырышында катнашты

2026 елның 14 феврале, шимбә, 09:50

13 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Нурлат районында эш сәфәрендә булды, анда ул район Советының хисап утырышында катнашты. Утырышта 2025 елга социаль-икътисадый үсеш йомгаклары ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Мәгъсүм Сәлахов һәм Шамил Яһудин катнашты.

Утырыш башланганчы Юрий Камалтынов шәһәрнең 8 нче мәктәбендә булды. Узган елның декабрендә биредә мөһим вакыйга булган  –  заманча яңа спорт залы ачылган. Аның гомуми мәйданы 1269 квадрат метр тәшкил итә. Төп залдан тыш, укучылар өчен заманча тренажер залы да җиһазландырылган. Нәкъ менә шушы мәктәптә районда биатлон буенча бердәнбер секция эшли.

Шул ук көнне яңа залда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулуга багышланган волейбол буенча район гомуммәктәп турниры да узды. Ярышларда шәһәрнең барлык мәктәпләре командалары катнашты.

Нурлат районы башлыгы патриотик чараларның мөһимлеген ассызыклады һәм яңа спорт залының Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелүен искәртте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин үз чыгышларында спорт һәм патриотизмның аерылгысыз бәйләнештә булуын билгеләп үттеләр һәм яшьләрне үз Ватаннарының лаеклы гражданнары булырга чакырдылар.

Спорт өлешеннән тыш, кунаклар мәдәни мираска да игътибар иттеләр. Мәктәптә легендар татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә оештырылган иде. Экспозиция делегациядә зур кызыксыну уятты, тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге турында тагын бер искәртү булды.

Муниципаль район Советы утырышы шәһәрнең Мәдәният сараенда узды, анда район казанышлары күргәзмәсе оештырылган иде. Күргәзмә белән танышу мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылган техниканы караудан башланды, шуннан соң утырышта катнашучылар фойега күчтеләр, анда җирле предприятиеләр һәм волонтерлык оешмалары продукциясе тәкъдим ителде.

Нурлат районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында төп доклад белән район башлыгы Дамир Ишкинеев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, нурлатлылар өчен хисап елы истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга бай булган – сентябрьдә Татарстан Рәисен, Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы Советы депутатларын сайлаулар, ул нефть, авыл хуҗалыгы, төзелеш, бизнес, бюджет, сәламәтлек саклау, мәгариф һ. б. тармакларга җентекләп тукталды.

Дамир Ишкинеев сүзләренә караганда, узган елны район лаеклы күрсәткечләр белән тәмамлаган. Аграрийлар яхшы нәтиҗә күрсәткәннәр: җитештерү күләме 5,4 млрд сумга кадәр арткан. Республика программалары нәтиҗәсендә зур эш башкарылган, бу фельдшер-акушерлык пунктлары, юллар төзү, күпфатирлы йортларга, ишегалды территорияләренә капиталь ремонт ясау һ.б. «Татнефть» грантлары да нурлатлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуда ярдәм итә.

РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин депутат инициативалары турында сөйләде, нурлатлыларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов республика үсеше векторлары турында сөйләде, нурлатлыларга сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Сессия бүләкләү белән дәвам итте. Күп кенә нурлатлыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International