«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме утырышы булды

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 10:21

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар «Татарстан Республикасы сәнәгать объектларында студентларның хезмәт отрядлары эше өчен шартлар тудыру турында»дигән темага депутатлар төркеменең күчмә утырышын уздыру турында фикер алыштылар. Утырышны депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.

27 февральдә «Камаз» ГАҖ мәйданчыгында узачак ТР сәнәгать объектларында студентларның хезмәт отрядлары эше өчен шартлар тудыру мәсьәләләре буенча күчмә утырыш программасы турында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, утырышта студентлар отрядларын торгызу, министрлыклар һәм ведомстволар, шәһәр һәм район администрацияләренең студентлар хезмәт отрядларын оештыру һәм формалаштыру буенча эшчәнлеген координацияләү, шулай ук республика яшьләренең әлеге хәрәкәткә кушылуы турында сүз барачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International