Республиканың җәмәгать судьялары сайланды

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 12:24

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдиме буенча (аның карары белән аны Александр Чубаров таныштырды) парламентарийлар вәкаләтләре чоры чикләнмичә Татарстанның җәмәгать судьялары итеп Айдар Раил улы Трегуловны (Әгерҗе суд районы буенча 2 нче суд участогы) һәм Рамил Кыям улы Гатинны (Лениногорск суд районы буенча 1 нче суд участогы) сайладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International