Дәүләт Советы утырышында Фәннәр академиясе хисабы каралды

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 13:41

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Фәннәр Академиясенең 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды. Ведомство эше турындагы хисапны ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тәкъдим итте. 

«Республиканың фәнни-технологик өлкәдәге эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең объектив интеграль критерие булып профильле федераль рейтинглар хезмәт итә, –  дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов үз чыгышында. – 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы инновацион үсеш өлкәсендә лидерлык позицияләрен саклап калды һәм фәнни-техник үсеш идарәсе системасы рейтингында беренче урынны алды».

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты әйтүенчә, республика фән һәм технология өлкәләрендә Россия Президенты куйган максатларга ирешүдә сизелерлек алга киткән. Әйтик, фәнни тикшеренүләргә эчке чыгымнар өчтән ике өлешкә арткан – 32 дән 54 млрд сумга кадәр. Елына бер галимгә бүлеп бирелә торган финанслау 3,2 млн сум (ил буенча уртача – 2,8 млн сум) тәшкил иткән. Фәнни эшләнмәләр өлкәсе хезмәткәрләре саны чирек гасыр эчендә тарихи максимумга җиткән – 16,6 мең кеше.

ТР Фәннәр Академиясенең 2025 елдагы төп чаралары турында сөйләгәндә, Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эш өч төп юнәлешкә юнәлтелгән: федераль программаларны һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу, Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеш дәүләт программасы чараларын үтәү, шулай ук үсеш институтларын технологик суверенитетка ирешү бурычларына яраклаштыру.

Технологик лидерлык илкүләм проектларында катнашу кысаларында республиканың фәнни-мәгариф оешмалары тарафыннан җәлеп ителгән финанслауның гомуми күләме якынча 3,2 млрд сум тәшкил итә. Монда төп юнәлешләр булып химия һәм яңа материаллар, сәламәтлек саклау, җитештерү һәм автоматлаштыру, азык-төлек иминлеген тәэмин итү тора.

Әмма, ТР Фәннәр академиясе Президенты ассызыклаганча, республика фәне кыенлыклар кичерә торган юнәлешләр бар әле. Аларга атом һәм энергетика технологияләре, пилотсыз авиация системалары, биоикътисад керә. Сәбәбе –төбәк оешмаларының квалификацияле заказчылар һәм башкаручылар санына җитәрлек дәрәҗәдә җәлеп ителмәвендә, шулай ук конкурслар шартларында, алар еш кына җирле фәнни мәктәпләрнең потенциалын исәпкә алмый.

"Технологик лидерлыкның илкүләм проектлары ил икътисадын трансформацияләүнең озак вакытлы векторын билгели. Федераль проектларга өстәмә рәвештә республика тармак проектларын эшләтеп җибәрү мөмкинлеген карауны сорыйбыз. Бу кирәкле эшләрне формалаштырырга мөмкинлек бирер иде", - дип мөрәҗәгать итте депутатларга Рифкать Миңнеханов.

Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, 2025 елда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең ведомство буйсынуындагы структура — Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр фонды үз эшчәнлеген башлаган. Аның бурычы фундаменталь, гамәли һәм эзләнү тикшеренүләренә ярдәм итү, шулай ук югары уку йортлары һәм сәнәгать арасында хезмәттәшлекне стимуллаштыру.  Фонд тарафыннан университетлар һәм предприятиеләр хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән уникаль грант конкурсы башлап җибәрелгән. Әлеге конкурс нәтиҗәсендә 25 компания 35 инновацион технологияне гамәлгә кертү өчен 236 млн сум күләмендә финанслау алган.

Шулай ук Фәннәр Академиясенең фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләргә ярдәм итү буенча традицион конкурсы үткәрелгән. Барлыгы 11 югары уку йорты һәм фәнни учреждениеләрдән 37 тикшеренү проекты хупланган, финанслауның гомуми күләме 102 млн сум.

ТР Фәннәр академиясе узган ел бюджеты 1 млрд 983 млн сум тәшкил иткән фәнни-технологик үсеш дәүләт программасын гамәлгә ашыра. Программаның мөһим өлеше булып университетларның һәм сәнәгатьнең уртак проектларына ярдәм итү – федераль алдынгы инженерлык мәктәпләрен финанслашу тора. 2025 елда Туполев исемендәге КНИТУга 350 млн сум, нефть югары мәктәбенә  200 млн сум бирелгән. Казан энергетика университеты һәм Казан мәдәният институты индустриаль партнерларны уртак финанслауны җәлеп итү шарты белән (50% тан да ким булмаган) 50әр млн сум акча алган. Моннан тыш, докторлык диссертацияләре әзерләү өчен галимнәргә грант ярдәме сизелерлек арткан: бу проектларга 39% ка күбрәк, 223 тикшеренүчегә ярдәм итәргә мөмкинлек биргән. 

Ватанны саклаучылар елы кысаларында гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләгәндә, Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, беркетелгән 8 чара уңышлы үтәлгән. "Эшнең мөһим юнәлеше – тарихи - патриотик агарту һәм Бөек Ватан сугышында татарстанлыларның хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү инициативаларына фәнни ярдәм күрсәтү, – дип сөйләде ул. – Мәрҗани исемендәге Тарих институты академия бүлекчәләре белән берлектә архив тикшеренүләре үткәрүне тәэмин итә. Җиңүгә һәм махсус хәрби операциягә  керткән өлеш турында тарихи хәтерне ныгыту буенча бу эш дәвам иттереләчәк».

2026 елда, Россия халыклары бердәмлеге елында, ТР Фәннәр академиясе «Татарлар Ватанга хезмәттә» программасын тормышка ашыруны дәвам итәчәк, аның максаты татар халкының Россия дәүләте чикләрен формалаштыруга, үстерүгә һәм саклауга керткән өлешен ачу. 

ТР Фәннәр Академиясенең тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча масштаблы нәшрият программасы турында сөйләгәндә, Рифкать Миңнеханов Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган 6 томлык хезмәтен, Фатих Әмирханның 6 томлык академик җыентыгын, Каюм Насыйриның шәхси энциклопедиясен, «Муса Җәлил: энциклопедик очерклар»ын (120 еллыгына) билгеләп үтте.

Доклад буенча фикер алышу барышында депутат Илшат Әминов перспективалы фәнни юнәлешләр буенча тикшеренүләрне финанслау җитмәү проблемасын ничек хәл итү планлаштырылуы белән кызыксынды. Бу сорауга җавап биреп, Рифкать Миңнеханов әлеге проблеманы хәл итүнең фән һәм технологияләргә ярдәм итүнең тиешле дәүләт программалары кысаларында гамәлгә ашырылуын әйтте.

Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Николай Атласов ТР Фәннәр академиясе Президентыннан тикшеренү процессларына ясалма интеллектның заманча ысулларын кертү дәрәҗәсе турында сорады. Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган ел йөзгә якын хезмәткәр ясалма интеллект технологияләре белән эшләргә махсус өйрәтелгән. "Игътибарны нәкъ менә шушы юнәлешкә юнәлтәбез, чөнки төп бурыч галимнәребезне заманча инструментлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен кирәкле компетенцияләр һәм күнекмәләр белән тәэмин итүдән гыйбарәт", – дип аңлатты ул.

Фикер алышуны йомгак ясап Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең чыннан да республиканың фәнни-техник һәм гуманитар үсеше буенча гаять зур эшчәнлек алып баруын ассызыклады һәм хакимият органнарын галимнәрнең тәкъдимнәренә игътибарлырак булырга өндәде. «Безгә галимнәрнең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен күбрәк тыңларга кирәк», - диде Марат Әхмәтов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International