Җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 14:20

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем закон проекты кабул ителде, анда җирле үзидарә турындагы республика законына үзгәрешләр кертелә.

Законны тәкъдим итеп, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, 2026 елның 1 сентябрендә муниципаль торак контроле бетерелә торган 2026 елның 20 февралендә кабул ителгән  23-ФЗ номерлы Федераль законның (әлеге өлкәдә җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре региональ дәрәҗәгә тапшырыла) нигезләмәләре үз көченә керә.

«Шуңа бәйле рәвештә җирле үзидарә турында Татарстан Республикасы Законына муниципаль торак контроле буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен төшереп калдыру өлешендә үзгәрешләр кертү күздә тотыла», – диде Альберт Хәбибуллин.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International