Мемориалларны яңарту, алты томлык әсәрләр һәм мәдәни программа: Татарстанда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны ничек бәйрәм итәләр

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 14:21

Бүген Дәүләт Советында унтугызынчы утырыш кысаларында «Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү турында Хөкүмәт сәгате узды. Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Юлия Әдһәмова чыгыш ясады. 

Юлия Әдһәмова Габдулла Тукай әсәрләренең дөньяның 40ка якын теленә тәрҗемә ителүен искәртте. Шагыйрьнең иҗади мирасына 400 дән артык шигырь, 9 поэма, 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр, шулай ук балалар өчен 150 дән артык әсәр керә.  «Бу саннар Тукай мирасын саклау һәм актуальләштерү эшенең татар халкының үзенчәлеген саклау өчен принципиаль әһәмияткә ия булуын ачык күрсәтә", – дип басым ясады республика мәдәният министрының беренче урынбасары.

Шагыйрьнең истәлеген саклау эше дистә еллар дәвамында алып барыла. Габдулла Тукайга һәйкәлләр Казанда, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Чиләбедә, Уфада, шулай ук Россиядән читтә – Төркиядә һәм Казакъстанда куелган.

Юбилей алдыннан, Юлия Әдһәмова сүзләренә караганда, Тукай исеме белән тыгыз бәйләнгән урыннарда мемориаль инфраструктураны яңартуга зур көч куела. Арча районында тулы масштаблы реконструкция төгәлләнеп килә. Яңа Кырлай авылында Ия елгасы үзәне һәм Сәгъди йортына кадәр яр буе территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла. Мәдәни мирас объекты – Сәгъди крестьян утары реставрацияләнә.

"Комплекслы төзекләндерү Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең мәктәп бакчасы территориясенә дә кагылачак, – дип сөйләде мәдәният министрлыгы вәкиле. – Тукай әдәби-мемориаль музеенда ремонт-реставрация эшләрен 2026 елның 25 апреленә тәмамлау планлаштырыла. Моннан тыш, Татарстан Рәисе ярдәме белән Кырлай авылындагы музейда яңа экспозиция булдырыла».

Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан киң колачлы тикшеренү эшләре алып барыла. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Габдулла Тукайның рус телендәге алты томлык тулы җыентыгын әзерли. "Биобиблиографик күрсәткеч, Тукай шигърияте образлары һәм мотивлары сүзлеге, шулай ук төрки илләр һәм Россия төбәкләре галимнәре катнашында аның иҗатының әдәбиятара диалоглардагы урыны турында коллектив монография чыгару планлаштырыла", - дип билгеләп үтте Юлия Әдһәмова.

Хәтерне мәңгеләштерү буенча Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалы – Габдулла Тукай әдәби музее зур эш башкара. 13-15 апрель көннәрендә Милли музей Тукай әдәби музее белән берлектә «Мәдәни киңлектә милли әдәби музейлар» темасына «Тукай укулары-2026» Бөтенроссия фәнни конференциясе уздыра. 23-24 апрельдә Фәннәр Академиясе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Габдулла Тукай иҗаты һәм милли телләр, әдәбият, мәдәниятләр үсеше» дигән халыкара конференция үткәрәчәк.

Балалар өчен Габдулла Тукай әсәрләре геройлары белән «Әлифба бәйрәме» һәм «Шүрәледә кунакта» музей бәйрәмнәре үткәрелә, яшьләр һәм өлкән буын өчен  8 сәгать дәвам иткән «Шагыйрь бишеге» автобус экскурсиясе кысаларында Г.Тукай әдәби музеена, Кушлавыч һәм Кырлай музейларына бару мөмкинлеге бар. Россиядә аналогы булмаган уникаль проект – мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Тукай җаны истәлекләрендә» әдәби музей конкурсы. Катнашучылар әдәби музей экспозициясеннән Габдулла Тукайның мемориаль әйберләре турында проза яки шигърият жанрындагы яңа әсәрләр тәкъдим итәләр.

Музыкаль юнәлештә Кәрим Тинчурин исемендәге театрның «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» спектакле,  шулай ук Габдулла Тукай сүзләренә «Милли моңнар» Бөтенроссия җыр башкару конкурсы аеруча игътибарга лаек.

Шагыйрьнең 140 еллыгына Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр татар поэзиясе антологиясе әзерләнә. Мондый соңгы басма 35 ел элек чыккан иде. "Бүгенге көндә дүрт томның өчесе әзер: беренчесе урта гасыр чорын һәм яңа чорны, икенчесе революциягә кадәрге чорны, өченчесе Совет һәм заманча шигъриятне үз эченә ала. Дүртенче том татар шигърияте хәзинәсен рус телендә тәкъдим итәчәк. Антология Болгар һәм Казанның тарихи урыннарында актерларның шигъри чыгышлары төшерелгән видеоматериаллар белән тулыландырылачак», – дип сөйләде Татарстан мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Юлия Әдһәмова. 

Моннан тыш, Язучылар берлеге тарафыннан Тукайның Идел буе халыклары телләрендә (чуаш, удмурт, мари (болын һәм тау диалектлары), мордва телләрендә (эрзя һәм мокша) язылган 30 әсәреннән торган җыентык әзерләнгән. «Шүрәле» поэмасы кырымтатар теленә тәрҗемә ителгән һәм Тукай шигъриятендәге дини мотивларга һәм аларның XX гасыр башы шигъриятенә йогынтысына багышланган басма әзерләнгән.

2026 елның гыйнварыннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе»»  масштаблы проекты старт алган. Аның максаты – шагыйрь әсәрләрен укырга омтылучы республикада яшәүчеләрне һәм чит илдәге ватандашларны берләштерү. «10 мартка проект Татарстанның 1,5 мең китапханәсен берләштерде. 7542 уникаль катнашучы һәм 22 мең онлайн-карау теркәлгән. Проект Тукай мирасына кызыксынуның арта баруын күрсәтә", – дип белдерде Юлия Әдһәмова. 

15 апрельдә, Габдулла Тукай вафат булган көнне, шагыйрьне искә алу көне үткәрелә. Программада Тукай каберенә  чәчәкләр салу, шулай ук Әдәби музейда «Төп нөсхә көне», Милли музейда «Тукай эзләре буенча» күргәзмәсен ачу планлаштырылган. Экспозиция шагыйрьнең тормышы белән бәйле урыннарда (Казан, Әстерхан, Санкт-Петербург, Троицк, Уральск) республика арт-пленэры барышында иҗат ителгән эшләрне берләштерәчәк. Аларга өстәмә фондлардан әлеге локацияләрнең мәдәни һәм тарихи фактларын ачучы музей материаллары булачак.

24-26 апрельдә «Татарча диктант» бөтендөнья акциясе узачак. Чараның беренче көнендә республиканың мәгариф учреждениеләре һәм китапханәләре колачланачак, 26 апрельдә акция көндезге һәм онлайн-форматта халыкара мәйданчыкларга чыгачак.

26 апрельдә 20 меңнән артык кеше катнашында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узачак. Программада  – татар теле турында лекцияләр, «Печән базары» маркет дизайнерлары, интерактив мәйданчыклар һәм күргәзмәләр. «Яшьләр аудиториясе өчен бу татар теленең һәм мәдәниятенең заманча һәм кирәкле булуын күрү мөмкинлеге», – дип билгеләп үтте Татарстан мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 24-26 апрельдә «Туган тел» Бөтенроссия форумын оештыра. Конгресс шулай ук «Без Тукайлы халык» халыкара шигъри конкурсын, Милли уеннар буенча Габдулла Тукай исемендәге кубокка ярышлар һәм районнарда төрле чаралар уздырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International