Фәрит Габделганиев: "Республикада кече бизнес уңышлы киңәя"

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 14:26

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елдагы эшенә йомгак ясадылар. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән бизнес-омбудсмен – Республика Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев чыгыш ясады.

Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының гомуми саны 188 меңгә якынлашкан, бер елда 4,1%ка үсеш күрсәткән. Шул ук вакытта төп үсеш шәхси эшмәкәрләр хисабына бара (+7803, +7%), бу бизнеска керүнең түбән бусагасы һәм эшмәкәрлекнең популярлыгы турында сөйли. "Урта предприятиеләр санының артуын билгеләп үтәм (+15,3%). Кече бизнес зуррак категорияләргә күчеп, уңышлы киңәя", – дип белдерде  Фәрит Габделганиев.

Татарстанның тулай төбәк продуктында КУЭ өлеше 24,3% тәшкил итә. Эшләүче һәр икенче татарстанлы диярлек КУЭ секторында мәшгуль. Республикада үзмәшгульләр саны 447 меңгә якынлаша.

"КУЭ секторы республика икътисадында эшләүчеләрнең 45%ын эш белән тәэмин итә, – дип сөйләде Татарстанның бизнес-омбудсмены.  – Бу кече бизнесның республика икътисадый тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнүен раслый торган объектив күрсәткечләр».

2025 елда Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил адресына 1265 мөрәҗәгать кергән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 23% ка кимрәк. Кимү хакимият органнары гамәлләренә шикаятьләрне кискен киметү хисабына булган (-28%). Эшмәкәрләр бергәлеге еш кына товарларны мәҗбүри маркировкалау темалары буенча вәкаләтле вәкил адресына, законнарны, дәүләт ярдәме һәм интеллектуаль милекне яклау чараларын аңлатуны сорап, хакимият органнары гамәлләренә шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә.

«Эшмәкәр файдасына хәл ителгән мөрәҗәгатьләр өлеше артты һәм 100% консультация ярдәме белән 80% ка җитте», – дип ассызыклады Фәрит Габделганиев.

Ул бизнеска административ басымны киметү буенча башкарыла торган эшкә аерым тукталды. Прокуратура һәм контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашында эшмәкәрләрне уртак кабул итү практикасы югары нәтиҗәлелек күрсәткән. Шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР буенча Тикшерү комитеты белән хезмәттәшлек җайга салынган. "Бу эшнең төп нәтиҗәсе – 2025 елда Вәкаләтле вәкил адресына контроль-күзәтчелек органнары гамәлләренә карата бер генә шикаять тә килмәде. Биш ел элек мондый мөрәҗәгатьләр өлеше 42% тәшкил иткән иде», – дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

2025 елда Вәкаләтле вәкил адресына җинаять эзәрлекләве темасына 8 мөрәҗәгать кергән. Бу Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткеч һәм Россиядә иң яхшыларның берсе.

Безгә барлык мөрәҗәгатьләрнең 40%ка якыны элеккечә республика районнарыннан килә. Шуңа күрә 2020 елда Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырылган вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре институты урыннарда мөһим эш коралы булып кала.

«2025 елда муниципаль районнардагы җәмәгать вәкилләре җирле эшмәкәрләрнең 1615 мөрәҗәгатен эшкәртте, – дип сөйләде Фәрит Габделганиев. – 293 кабул итү үткәрелде. 500дән артык консультация күрсәтелгән. Эшмәкәрләр файдасына 306 шикаять хәл ителгән, шул исәптән муниципаль органнарның 23 карары кире кагылган яисә яңадан каралган».

Доклад кысаларында Татарстан Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары, эшмәкәрләрне укыту һәм ведомствоның закон чыгару инициативалары һәм 2026 елга планнар турында сөйләде.

Доклад буенча фикер алышу кысаларында депутат Руслан Нигъмәтуллин вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьләр саны кимү бизнес вәкилләренең хакимият органнарына сораулары азаюмы яки бизнесменнарның проблемалар хакында  дәшмәве белән бәйлеме дип кызыксынды. "Моңа бер генә төрле җавап булмаячак. Әмма без сорауларның тагын да тәгаенрәк булуын күрәбез, бу эшмәкәрләрнең җитлеккәнлеге турында сөйли", – дип ассызыклады Фәрит Габделганиев.

Депутат Александр Комисаров җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең ничек хәл ителүе белән кызыксынды.  "Муниципалитетларга барабыз, җиңел сәнәгать товарларын сатучы эшмәкәрләр белән очрашабыз. Мәҗбүри маркировка кертү вакыты ярты елга кичектерелде, беләбез. Без бу ярты елны ничек файдаландык: аңлату, өйрәтү эшләре үткәрдек. Шулай ук яңа инструмент барлыкка килде:  Иннополис резидентлары маркировкалау мәсьәләләрен җиңеләйтә торган мобиль касса эшләделәр – без аларны тараттык», – дип сөйләде Фәрит Габделганиев.

Депутат Альберт Яһудин бизнес-омбудсменнарга эшмәкәрләр мәнфәгатьләрен судта яклау өчен арбитраж процессларында өченче зат сыйфатында катнашу вәкаләтләрен бирү тәкъдименең никадәр актуаль булуы белән кызыксынды. "Судларда шәхсән катнашам, тик як үтенеч биргәндә һәм суд моның белән ризалашканда гына. Бу аерым очраклар. Без бер генә судны да оттырмадык. Гомуми юрисдикция судларына килгәндә, узган ел мин шәхсән 309 тапкыр процесста катнаштым. Бер тапкыр да диярлек җиңелмәдек, йә штрафларны тулысынча гамәлдән чыгардылар, йә төзәттеләр»,  – дип сөйләде Татарстан Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.

Илшат Әминов хокук саклау органнарына һәм судларга мөрәҗәгать итмәс өчен бизнес-омбудсмен эшмәкәрләр арасындагы конфликтларны җайга салу өчен нинди инструментлар киңәш итә ала, дип сорады. "Медиация системасын кертәбез, дипломлы белгечләрне җәлеп иттек, – диде сөйләде Фәрит Габделганиев. – Узган ел эшмәкәрләрнең икесе дә канәгать булган һәм судка китмәгән 37 очрак булды. Мин Рөстәм Миңнеханов алдында да шундый орган булдырырга кирәк дигән сорауны күтәрдем. Узган атнада ук мин аның ярдәменә таяндым. Безнең Юстиция министрлыгы һәм «Бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге базасында татулаштыру процедуралары үзәген төзиячәкбез. Бу әлегә вакытлы  исем. Әмма аның асылы нәкъ менә шундый булачак, чөнки эшмәкәрләр белән килешергә мөмкинлек булганда һәм моны белгеч эшләгәндә хокук саклаучыларга яки судка кадәр җиткермәү – бу чишелешләрнең берсе дип уйлыйм».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International