Татарстанның аерым закон актларына үзгәрешләр кертелде

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 14:29

Бүген Россия Федерациясе субъектларының дәүләт вазыйфаларын һәм муниципаль вазыйфаларны, шулай ук контракт буенча җирле администрация башлыгы вазиыйфасын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру тәртибе үзгәртүгә кагылышлы «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Законда шундый норма беркетелә, аның нигезендә әлеге белешмәләр элеккечә ел саен түгел, ә җир кишәрлеге, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта сатып алу буенча белешмәләр тапшыру елыннан алдагы (хисап чорында) календарь ел дәвамында алыш-биреш башкарылган очракта, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы тиешле вазыйфаны биләүче затның, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларның хисап чорыннан алдагы  өч елдагы гомуми кеременнән артса, тапшырылачак.

«Мондый белешмәләр алыш-биреш башкарылган елдан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырылачак, – дип билгеләп үтте Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. –  Моннан тыш, Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында Законда җирле үзидарә органының рәсми сайтында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларының керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру бурычын үтәү (тиешенчә үтәмәү) турында гомумиләштерелгән мәгълүматны урнаштыру тәртибе Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнә дип беркетелә”.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International