Лилия Маврина ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе, 14:19

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Лилия Маврина 84 яшьлек Галина Жвакина һәм 82 яшьлек Людмила Кокушкинада кунакта булды.

Икесенең дә язмышы катлаулы. Галина Михайловна Жвакина Ленинград өлкәсе Подпорожье бистәсендә дүрт кешелек гаиләдә туып үскән. Әтисе тимер юлда эшләгән. Сугыш июньдә башлана, ә инде сентябрьдә аларның бистәсен бомбага тоттылар. Халык урманнарга кача. Жвакиннар өч көн күпер астындагы канауда утырдылар. Немец автоматчылары кешеләрне урманнан куып чыгарганнар, сортларга аерганнар, машиналарга төягәннәр һәм алып киткәннәр. Машиналарның берсенә бабай белән әби һәм сеңелләре эләккән. Аларны билгесез юнәлештә алып барганнар. Жвакиннар Карелиядәге «Ильинский»  концлагерына эләккәннәр. Апасы Фаинага 12 яшь була, һәм аны әнисе белән конвой астында эшкә алып баралар. 10 яшьлек Маша шулай ук конвой астында су алырга йөргән һәм сугыш башлангач туган Галяны караган.

Людмила Николаевна Кокушкина урта мәктәпне һәм Чистай педучилищесын тәмамлаган. Гомерен балаларга багышлый: башта балалар бакчасында тәрбияче, аннан соң күп еллар мөдир булып эшли. Сугыш аларның гаиләсен Польшада очрата, анда әтисе хезмәт урынында була. 1941 елда аның әтисе фронтка китә һәм әйләнеп кайтмый. Әнисе өч баласы белән урамда кала, чөнки фатир хуҗабикәсе торактан чыгара. Немецлар килгәч, семья әсирлеккә төшә. Алар лагерьда 1943 елның мартына кадәр торалар. 1943 елда гаиләне Көнчыгыш Пруссиягә куалар, ә аннары Германиягә алып китәләр. Абыйсы юлда үлә. Аларны 1945 елның башында гына азат итәләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International