Датасы буенча тикшерү
Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында БМОның 75 еллыгына багышланган "Халык дипломатиясе һәм милли берләшмәләр" дигән темага семинар уздырылды. Семинарда Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Мәскәүдән мәртәбәле кунак – Мәдәниятара һәм милләтара хезмәттәшлек үзәге идарәсе рәисе Ашот Айрапетян килгән иде.
Бүген Болгарда Татарстан халыклары ассамблеясының күчмә утырышы узды. Анда милләтара татулык, үзара килешеп яшәү, миграция мәсьәләләре, туган телне, гореф-гадәтләрне саклау турында фикер алыштылар. Утырышны республика парламенты башлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.