Сайлау кампанияләрен медиа белән тәэмин итү, визуаль контент формалаштыру, шул исәптән нейрочелтәрләр һәм ясалма интеллект кулланып, социаль медиада эшләү. Бу һәм башка коммуникацион бренд-менеджмент мәсьәләләре турында бүген Дәүләт Советында Идел буе фелдераль округының закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен семинарның икенче һәм өченче өлешләрендә фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Россия Федерациясе субъектларының Идел буе федераль округының закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре өчен семинар ачылды. Семинар 4-5 декабрьдә Казанда узачак Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы кысаларында планлаштырылган чараларны ача. Семинарда катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы – илдә закон чыгару хакимиятенең иң ачык органнарының берсе, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм киң җәмәгатьчелек белән үзара хезмәттәшлек буенча Идел буе федераль округында лидер булып кала. Бүген бу хакта РФ Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен үткәрелгән семинарда сүз барды. Татарстан парламентының медиа киңлектә эш тәҗрибәсе турында республика Дәүләт Советы Матбугат хезмәте җитәкчесе Ольга Благодарова сөйләде.