Идел буе закон чыгару җыелышлары матбугат хезмәте җитәкчеләре Татарстан Дәүләт Советының эш тәҗрибәсен өйрәнә

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе, 14:21

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы – илдә закон чыгару хакимиятенең иң ачык органнарының берсе, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм киң җәмәгатьчелек белән үзара хезмәттәшлек буенча Идел буе федераль округында лидер булып кала. Бүген бу хакта РФ Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен үткәрелгән семинарда сүз барды. Татарстан парламентының медиа киңлектә эш тәҗрибәсе турында республика Дәүләт Советы Матбугат хезмәте җитәкчесе Ольга Благодарова сөйләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы инициативасы белән уздырылган семинар Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы чаралары кысаларында оештырылды. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда Идел буе закон чыгаручылары эчке туризмны үстерү һәм дәүләт һәм муниципаль структуралар арасында хезмәттәшлекне көчәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыша. 

Ольга Благодарова билгеләп үткәнчә, 2023 елда Татарстан Дәүләт Советы «Парламент уч төбендә» бәйсез тикшеренү нәтиҗәләре буенча илнең иң ачык төбәк парламенты дип танылган. «Безнең эш нигезендә –  Татарстанда яшәүчеләрнең абсолют күпчелегенең иминлеген тәэмин итә торган закон чыгару процессларының үтәкүренмәлеге һәм ачыклыгы ята, – дип ассызыклады Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе, – парламентның чын көче – аның фикер алышу өчен мәйданчык булуында, аның барышында ышанычлы законнар кабул ителә».

Ольга Благодарова Дәүләт Советы, комитетлар утырышларын, парламент тыңлауларын турыдан-туры трансляцияләүгә аерым басым ясады. "Интернетка керү мөмкинлеге булган теләсә кайсы гражданин законнарның ничек кабул ителүен, алар турында ничек фикер алышуны, нинди аргументлар китерелүен күрә ала, – диде ул. – Моннан тыш, интерпретацияләргә бәйлелек кими, сайлаучы бу нисбәттән фикерне үзе чыгара".

Ольга Благодарова шулай ук Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә ашыра торган төп проектлар турында сөйләде. Ул Парламент дәресенә – Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институтының 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла торган уртак проектына аерым тукталды. Парламент дәресләрендә барлык дәрәҗәдәге депутатлар гади һәм аңлаешлы формада укучыларга республика хакимиятенең закон чыгару органы роле һәм бурычлары, кеше хокуклары һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу ысуллары һәм инструментлары, законның безнең тормышта нинди роль уйнавы турында сөйлиләр. Ахыр чиктә парламент дәресләре укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә.

Парламент дәресе ел саен республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә оештырыла, анда күп санлы педагоглар һәм укучылар катнаша. Әйтик, 2025 елда Парламент дәресе "Ватанга хезмәт итүгә – изге бурыч!” дип аталды. Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланган дәрес Татарстанның 1400 дән артык мәктәбеннән 486 мең укучыны һәм 36 мең педагогны берләштерде. Гомумән алганда, 2009 елдан бирле төрле тематика буенча 18 парламент дәресе үткәрелде.

Гамәлгә ашырыла торган проектлар арасында Ольга Благодарова шулай ук «Закон үз көченә керде», «Законнар турында бергәләп фикер алышабыз», «Округларда депутат атнасы»н атады. Аның әйтүенчә, ачыклык сәясәтен тормышка ашыруга парламент буенча экскурсияләр, Ачык ишекләр көннәре уздыру, Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру һ. б. чаралар зур өлеш кертә.

2019 елның гыйнварыннан Татарстанда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе рәсми басмасы «Парламентская газета»ның кушымтасы  «Парламентская газета. Татарстан» чыга башлады.

Парламентның ачыклыгы сәясәте – «модага иярү» түгел, ә кирәкле гамәл, дип саный Ольга Благодарова. Гражданнар законнарның ничек кабул ителүен аңлаганда, "яклы" һәм "каршы" аргументларын күргәндә, алар бу карарларны кабул итәчәкләр. Моннан тыш, ачык булу экспертларны, гражданлык җәмгыяте вәкилләрен һәм гади гражданнарны закон проектлары буенча фикер алышуга җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Аларның кисәтүләре һәм тәкъдимнәре законнарның сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирә, аларны яшәүгә сәләтлерәк һәм реаль ихтыяҗларны исәпкә алырлык итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International