Социаль сәясәт комитеты тарафыннан кертелгән халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законының 8 һәм 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны профиль комитеты рәисе Светлана Захарова тәкъдим итте.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы 24 декабрьдә үткәреләчәк. Кичә парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде, Депутатлар 17 мәсьәләне, шул исәптән 4 – республика һәм 9 – федераль закон проектын карап тикшерергә ниятли.