Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы 24 декабрьгә билгеләнде

2021 елның 17 декабре, җомга, 15:40

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы 24 декабрьдә үткәреләчәк. Кичә парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде, Депутатлар 17 мәсьәләне, шул исәптән 4 – республика һәм 9 – федераль закон проектын карап тикшерергә ниятли.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, республиканың 4 законы проекты беренче укылышка әзерләнгән. Аерым алганда, җирле үзидарә турында, музейлар һәм музей эше турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак. Шулай ук Татарстан Җир кодексының 21 нче статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проектын (аның нигезендә җир кишәрлегеннән бушлай файдалануга дәгъва кыла алучы медицина хезмәткәрләре исемлеге киңәйтелә) карап тикшерү тәкъдим ителә.

Утырыш кысаларында “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы регламентына үзгәрешләр кертү турында” Дәүләт Советы карары проекты каралачак. Ул Россия һәм Татарстан законнарына кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алу, шулай ук   республика парламенты эшчәнлегендә кайбер оештыру мәсьәләләрен үзгәртү зарурилыгыннан чыгып әзерләнгән.
Моннан тыш депутатлар Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗевнең республикада җәмәгать юстициясе эшчәнлегендә турындагы чыгышын тыңлаячак. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының агымдагы елдагы эше турында сөйләячәк.

Президиум утырышында “Салым салуның автоматлаштырылган гади системасы” махсус салым  режимын кертү буенча эксперимент үткәрүгә бәйле федераль закон проектлары каралды. Эксперимент киләсе елның 1 июленнән илнең 4 субъектында үткәреләчәк.  Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре, Татарстан пилот төбәкләргә әйләнә.

Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, кереме күләме – елына 60 миллион сумнан һәм хезмәткәрләре саны – 5 кешедән артмаган оешмалар, хосусый эшмәкәрләр махсус салым режимына ихтыяри күчәргә мөмкин. Леонид Якунин фикеренчә, яңалыкның кайбер өстенлекләре бар. Алар арасында – эшмәкәрләрне иминиятләштерү взносларын түләүдән, кирәкмәс документлар тутырудан азат итү.

Президиум махсус салым режимын кертү турында федераль закон проектларын хуплады. Бу җәһәттән тиешле карар шушы араларда Дәүләт Думасына юлланачак.

Президиум Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев тәкъдим иткән “Бөек Ватан сугышы чорында зыян күргән балаларга социаль ярдәм чаралары турында” федераль закон проектын киләсе утырышның көн тәртибенә кертмәде. “Закон бик зур иҗтимагый һәм социаль әһәмияткә ия, – дип басым ясап әйтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Без Эдуард Шәрәфиевның башлангычын хуплыйбыз. Әмма закон проектын эшләп җиткерергә кирәк. Сугыш чоры балаларына социаль ярдәм чаралары аларның һәркайсына бер үк төрле булырга тиеш”.

Исегезгә төшерәбез: “Татарстан Дәүләт Советы сугыш чоры балалары статусын билгеләү һәм аларга социаль ярдәм чараларын күздә тоту башлангычы белән Дәүләт Думасына  мөрәҗәгать иткән иде инде. Биредә сүз сугыш елларында туган яки  шушы чорда балигълык яшенә җитмәгән кешеләр турында бара. Республика парламенты тәкъдиме Дәүләт Думасы утырышында каралды, әмма федераль депутатлар тарафыннан инкарь ителде. Шуңа да карамастан, депутатларга әлеге категориядәге кешеләргә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итүчеләр кимеми.

Республика парламентчылары фикеренчә, мондый кешеләргә  статус нәкъ менә федераль дәрәҗәдә бирелергә тиеш. Илнең төрле төбәкләрендә яшәүче сугыш чоры балаларының хокукларын тигезләү өчен кирәк бу.

Дәүләт Советы депутатлары әлеге мәсьәләгә февраль аенда кире әйләнеп кайтырга тиеш. Россия Хөкүмәте исеменә мөрәҗәгать әзерләү ихтималы да бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International