Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевски районында булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган район хастаханәсендә булды, табиблар һәм медицина персоналы белән очрашты, архивның яңа бинасын ачу тантанасында катнашты, шулай ук район активы белән аралашты.


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлки районында булды, анда ул Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты, шулай ук “Каенкай” балалар бакчасында булды һәм район активы белән аралашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы халык язучысы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, 1992-2007 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратында эшләгән Григорий Васильевич Родионовның (Гәрәй Рәхим) вафаты уңаеннан мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашалар.


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин волонтер-медиклар белән очрашты, пандемиянең иң катлаулы чорларында бу бәла-казага каршы көрәштә төп көчләрнең берсе булган Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары белән аралашты. Моннан тыш, парламент башлыгы университетның Гыйльми советы утырышында катнашты, анда 2021 елгы кабул итү кампаниясенә йомгак ясалды.


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясенең һәм Россия Хөкүмәтенең уртак киңәшмәсендә катнашты, анда мәгълүмати технологияләрне үстерү программасы буенча фикер алыштылар. Парламент җитәкчесе IT-секторда эшләүче эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлтелгән республика проектлары өлкәсендә һәм цифрлаштыруда Татарстанның тәҗрибәсе турында сөйләде. Киңәшмә видеоэлемтә режимында узды.


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

1 сентябрьдә Казанның Совет районында "Унбер" күппрофильле лицее ачылды. Республика җитәкчелеге исеменнән балаларны, укытучыларны һәм ата-аналарны Белем көне белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


31
август, 2021 ел
сишәмбе

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә кушылды, округларда мәгариф хезмәткәрләренең август конференцияләрендә катнашты, шулай ук гражданнар кабул итүләре уздырды. Моннан тыш, депутатлар татарстанлыларны Республика көне белән котлады.


28
август, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан котлау телеграммасы килде. Ул Татарстан халкын Республика көне белән котлады.


27
август, 2021 ел
җомга

Сарман районында Фәрит Мөхәммәтшин урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, Юлтимер авылында, фельдшер-акушерлык пункты ачу тантанасында катнашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районында булды, анда ул социаль учреждениеләрнең эше, шулай ук “Безнең ишегалды” президент программасы буенча башкарыла торган төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Парламент җитәкчесе шулай ук район активы һәм муниципаль депутатлар белән очрашты. 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International