Округларда депутатлар атнасы

2021 елның 31 августы, сишәмбе, 15:52

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә кушылды, округларда мәгариф хезмәткәрләренең август конференцияләрендә катнашты, шулай ук гражданнар кабул итүләре уздырды. Моннан тыш, депутатлар татарстанлыларны Республика көне белән котлады.

23 августта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Совет районында яшәүче сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ишле  гаиләләрдәге һәм ятим балалары өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә катнашты. Чара Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. Депутат булачак беренче сыйныф укучыларына бүләкләр һәм мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр тапшырды. Акциядә 100 дән артык беренче сыйныф укучысы, әти-әниләр һәм педагоглар катнашты.

19 августта Лилия Маврина Казан шәһәренең Совет районы депутатлар берләшмәсенең чираттагы утырышында катнашты.

23 августта Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре белән Әлки районында булды, Юхмачи картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды, биредә яшәүчеләр һәм интернат хезмәткәрләре белән аралашты.

Депутат Николай Атласов Актаныш, Мөслим, Сарман, шулай ук Минзәлә, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә гражданнарны кабул итте. Халык депутатка социаль, пенсия, торак проблемалары, шулай ук коммуналь хезмәтләр һәм йортларны капиталь ремонтлау өчен түләүләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Кергән мөрәҗәгатьләрнең барысы да эшкә кабул ителде.

25 августта Балтач районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Чарада Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев катнашты. Конференция күптән түгел Норма авылында президент программасы буенча ачылган "Тургай" балалар бакчасында башланды. Депутат мәктәпкәчә учреждениене карады, педагоглар һәм балалар белән аралашты. Пленар утырышта узган уку елында мәгариф өлкәсе эшенә йомгаклар ясалды һәм яңа уку елына бурычлар куелды. Конференция кысаларында шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион акциясе булды.

Совет районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе Казанда 28 августта яңа ачыла торган «Унбер» лицее базасында узды. Парламент депутатлары исеменнән район педагогларын Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сәламләде. Уку процессына яңа электрон форматлар кертү форумның иң мөһим мәсьәләләреннән берсе булды. Районның Мәгариф идарәсе планнарында - мобиль кушымта эшләү һәм эшләтеп җибәрү, ул уку процессын камилләштерәчәк һәм укучыларга өстәмә мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.

Лаешта республикада иң югары – 36 метр биеклектәге – мәчетләрнең берсен төзиячәкләр. Төзелешне 2022 елның III кварталында тәмамларга планлаштыралар. 27 августта Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуслоавский Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев озатуында уздырыла торган эшләрнең барышын бәяләде. Зур дини корылманы 400 гә якын кеше сыйдырачак. Мәчеттә 200 кешелек намаз уку  залы, 50 кешелек хатын-кызлар залы, шулай ук 120 кунакка исәпләнгән никах залы каралган. Киләчәктә мәчет каршында мәдрәсә, шулай ук мәхәллә халкы өчен парковка оештырырга планлаштыралар. Хәзерге вакытта бинаның нигезе салынды, беренче һәм икенче катларның ябылуы төзелде, гөмбәз һәм манаралар төзү эшләре алып барыла.

26 августта Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Ютазы районында булды. Депутат Урыссу башлангыч мәктәбен ачуда катнашты, район хастаханәсенең хезмәт коллективы белән очрашты, шулай ук гражданнарны кабул итте һәм авыл халкының сорауларына җаваплар бирде. Очрашуларда пенсия белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау, юридик затларга финанс һәм грант ярдәме күрсәтү өлкәләреннән сораулар килде. Барлык сораулар да эшкә алынды.

26 августта Дәүләт Советы депутатлары Марат Нуриев һәм Лилия Маврина «Дәүләт гамәли оптика институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе коллективы белән очрашты. Әлеге берләшмә – республикабызның һәм илебезнең иң югары технологияле предприятиеләренең берсе. Парламентарийлар хезмәткәрләр белән предприятиене алга таба үстерү программасы буенча фикер алыштылар.

30 августта актүбәлеләр берничә истәлекле датаны билгеләп үттеләр: Татарстан Республикасы көне, Азнакай районы оешуга 90 ел, “Азнакайнефть” идарәсе төзелүгә 65 ел тулу. Депутат Таһир Һадиев республика парламенты исеменнән авыл халкын бәйрәмнәр белән котлады һәм иң яхшы теләкләрен теләде. Бәйрәм чарасында районның хезмәт алдынгыларын һәм юбилярларын бүләкләделәр. Актүбәлеләр бистә үзешчәннәре, шулай ук популяр башкаручылар Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов һәм Александр Головин чыгышларын җылы каршы алдылар. Анда гамәли иҗат осталары күргәзмәсе, мастер-класслар һәм балалар өчен уеннар оештырылды, төнге күк йөзен бәйрәм салюты яктыртты.

30 августта Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында Алабугада «Безнең ишегалды» президент программасы буенча яңартылган ишегалды ачылды. Бу әһәмиятле вакыйга белән яшәүчеләрне Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова котлады. "2019 елда мин ишегалды проекты турында халык белән бергә фикер алышуда катнаштым. Ул вакытта яктырту, түгәрәк юл йөрү, парковка урыннарын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын киңәйтү мәсьәләләре күтәрелде, - дип сөйләде депутат, - бүген барлык мәсьәләләр хәл ителде". Быел Алабугада 31 ишегалды төзекләндереләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International