Лилия Маврина: «Татарстан Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән төбәк»

2026 елның 8 мае, җомга, 13:52

Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендә, Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты янындагы паркта Бөек Ватан сугышы каһарманнары  истәлеге мемориалына чәчәкләр салдылар. Митингта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, шулай ук ветераннар, яшьләр оешмалары активистлары һәм Казанда яшәүчеләр катнашты.

Журналистлар белән аралашканда Лилия Маврина чараны уздыру  урынының мөһимлеген ассызыклады. Сугыш вакытында Казанга илнең көнбатышыннан сәнәгать предприятиеләре эвакуацияләнә һәм  Ленинград халкы өчен Татарстан икенче Ватанга әверелә. 1941 елның җәендә Ленинград дәүләт оптика-механика заводы исемен "Вагонстрой" дип алыштырып Казанга эвакуацияләнгән.

«Без бу көнне биредә, Дәрвишләр бистәсендә ветераннарны хөрмәтлибез, - дип сөйләде Лилия Маврина. - Бу үзенчәлекле урын, чөнки нәкъ менә Дәрвишләр бистәсе Ленинград камалышы вакытында эшчеләрне сыендыра. Без ел саен монда җыелып  Бөек Ватан сугышы турында хәтерне барлыйбыз һәм ветераннарыбызның, тыл хезмәтчәннәренең  батырлыкларын искә алабыз".

Татарстан Бөек Җиңүгә зур өлеш кертә, дип ассызыклады Лилия Маврина. «Безгә шундый Җиңү бүләк иткәннәре өчен барлык ветераннарга да чиксез рәхмәтлебез, - диде Дәүләт Советы Секретаре. - Без Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан, авылда хезмәт куйган һәм фронт өчен товар җитештергән тыл хезмәтчәннәрен искә алабыз. Татарстан - үзенчәлекле төбәк, безнең җиңүгә керткән өлешебез зур. 700 мең якташыбыз фронтка китә, кызганычка каршы, һәр икенчесе яу кырында ятып кала».

Республика ММЧ вәкилләре белән аралашканда Лилия Маврина тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады. “Хәзер махсус хәрби операция бара, Россия һәрвакыт җиңүче булды һәм без бу сугышта да җиңү яуларбыз дип ышанабыз. Безнең бурыч - бу тарихи хәтерне  буыннан-буынга тапшыру”, - диде Лилия Маврина.

Тантаналы чарада Казанның мактаулы гражданы, Төньяк флотта хезмәт иткән 99 яшьлек Константин Моисеев катнашты. Ул сугыш афәте турындагы истәлекләре белән уртаклашты. "

Тантаналы чыгышлардан соң митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды һәм Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International